Бүген Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе утырышында ведомствоның эшенә йомгак ясалды, шулай ук 2025 елга бурычлар билгеләнде. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты.
Бүген Мәскәүдә Дәүләт Думасының сигезенче сессиясе ачылды. Язгы сессиянең беренче утырышында видеоэлемтә режимында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка төбәкләрнең парламентлары җитәкчеләре катнашкан.
Казан Кремлендә 2024 елда волейбол буенча Россия Кубогы иясе «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны, тренерларны һәм команда хезмәткәрләрен дәрәҗәле трофей яулаулары белән котлады. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.
Бүген, Россия матбугаты көнендә, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басма журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Ул республика каләм ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга намуслы һәм җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Сезне Россия матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Дәүләт Советы депутатларының округларда эшчәнлеге дәвам итә. Якынлашып килүче яңа ел атнасында парламентарийлар республика муниципалитетларында сайлаучылар белән очрашты, район һәм шәһәр Советлары утырышларында катнашты, социаль объектлар ачты, мәктәпләрдә һәм балалар йортларында булдылар, балаларны якынлашып килүче яңа ел белән котладылар.
Декабрь – гыйнвар айларында җиденче чакырылыш Дәүләт Советының алтынчы утырышында кабул ителгән республика законнары үз көченә керә. Аларның күпчелеге социаль ташламаларның (махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен, пенсионерлар һәм инвалидлар өчен) һәм эшмәкәрләр өчен салым преференцияләренең гамәлдә калуын озайта. Моннан тыш, агымдагы елның бюджет турындагы законына керем һәм чыгым өлешләрен арттыруны күздә тоткан үзгәрешләр кертелә. Үз көченә кергән кануннар шулай ук Чаллының күп балалы гаиләләренә якын-тирәдәге районнарда җир кишәрлекләре алу мөмкинлеге бирә, ә эт хуҗаларын, ихтимал, якын киләчәктә үзләре асраган йорт хайваннарын теркәргә мәҗбүр итәчәкләр.
Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге сәяси Советы Президиумының йомгаклау утырышы узды. Анда «Бердәм Россия»леләр депутатлар фракциясенең республика парламентындагы эшенә, Башкарма комитетның 2024 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнарны билгеләделәр. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында тантаналы шартларда республиканың төрле районнарындагы суд участокларына билгеләнгән җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырылды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан хезмәт таныклыкларын 22 җәмәгать судьясы алды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Матбугат конференциясендә парламент башлыгы Дәүләт Советының 2024 елдагы эшенә йомгак ясады. Фәрит Мөхәммәтшин җиденче чакырылыш депутатлар корпусы эшчәнлегенең беренче йөз көне турында сөйләде, Татарстанның «муниципаль реформа» буенча үз позицияләрен ничек яклаячагын әйтте, шулай ук көзге сессиядә парламент тарафыннан кабул ителгән социаль законнарны билгеләп үтте.