Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
1
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды, анда бу елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар һәм Россия Федерациясе субъектларындагы татар җәмгыятьләре белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.


30
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә РФ Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет утырышы узды, аны РФ Федерация Советы Рәисе урынбасары, совет рәисе Константин Косачев үткәрде. Парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, фәнни һәм экспертлар берләшмәсе вәкилләре халыкара геосәяси киңлектә этникара дөньяның Россия моделе үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Утырышта ВКС режимында Дәүләт Советы Рәисе, Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча совет рәисе урынбасары Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Бүген Дәүләт Советында республика массакүләм мәгълүмат чаралары  вәкилләре өчен матбугат конференциясе узды, анда «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшенә йомгак ясалды. Журналистлар белән «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова аралашты.

Бүген Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен семинар үткәрде.  Укулар закон проектларын әзерләү һәм федераль һәм республика законнарында актуаль яңалыкларга багышланган иде.


29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" депутат берләшмәсе әгъзалары Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары хатын-кыз депутатларның дискуссия мәйданчыгының IX утырышында катнаштылар. Төбәкләрнең унбер закон чыгару җыелышы депутатлары видеоэлемтә форматында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга белем бирү өлкәсендә законнарны куллану һәм камилләштерү мәсьәләләрен тикшерделәр.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы буенча «Тарихи мирасны, милли мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклау һәм үстерү нигезе буларак эчке туризм» дигән түгәрәк өстәл утырышы узды. Аның эшендә КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, парламент комитетлары рәисләре урынбасарлары Ринат Гыйзәтуллин һәм Людмила Рыбакова, депутатлар Фадбир Сафин һәм Александр Комисаров, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципаль районнар, музей һәм фәнни учреждениеләр вәкилләре катнашты.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан территориясендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән очрашты. ТР Иҗтимагый палатасының  "Хакимият белән диалоглар" проекты кысаларында республика парламентында узган очрашуда традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм.


27
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда, М.С. Устинова исемендәге 102 нче гимназия территориясендә яшь гвардиячеләр батырлыгына багышланган мемориаль комплекс ачылды. “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының 18 еллыгына багышланган тантаналы чарада  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


24
ноябрь, 2023 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың муниципаль районнарында капиталь ремонттан соң булган социаль объектларны ачуда катнаштылар, шулай ук ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International