Бүген Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлегенең 38 нче Конференциясенең икенче этабы узды. Республиканың бердәмроссиялеләре сайлау кампаниясенә йомгак ясадылар, кадрларга кагылышлы карарлар кабул иттеләр, шулай ук алдагы чорга планнар турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Ринат Садыйков кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләү өчен килештерелде. Яңа вазыйфасында ул Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Моңа кадәр Ринат Садыйков Татарстанның яшьләр эшләре министры вазыйфасында иде.
Марат Җәббаров кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасына билгеләү өчен килештерелде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Васил Шәйхразиев кандидатурасын килештерделәр. Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
Мидхәт Шаһиәхмәтов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры вазыйфасына билгеләнү өчен килештерелде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Олег Коробченко кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфасына билгеләү өчен килештерделәр. Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
Роман Шәйхетдинов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләнү өчен килештерелде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән республика Премьер-министры урынбасарлары кандидатураларын килештерделәр.
Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Ләйлә Фазлыева кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләү өчен килештерделәр. Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.