Бүген Казанда көн дәвамында мәгариф хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе эшләде. Аны Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә үткәрде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия кардиологлары конгрессында катнашучыларны сәламләде. Табиблар һәм галимнәр Казанда өч көн дәвамында йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау, диагностикалау һәм профилактикалау мәсьәләләре буенча фикер алышачак.
Бүген Казан (Идел буе) федераль университетында «Хокукка хокук" дип аталган халыкара юридик форум ачылды. Симпозиумда катнашучыларны һәм кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Казанда «Минем цифрлы Татарстан» дигән беренче республика рәсемнәр конкурсына йомгаклар ясалды. Әлеге бәйге Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе хатын-кыз депутатлары тарафыннан оештырылды, Татарстанның төрле районнарыннан 45 укучы җиңүче булды, тагын 26 катнашучы тамашачылар мәхәббәте призлары белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте.
Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Идел буе федераль округы закон чыгару органнарының хатын-кыз депутатларының дискуссион мәйданчыкларының видеоконференция режимында узган VII утырышында катнашты. Парламентарийлар яшьләрне патриотик тәрбияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты, шулай ук үз төбәкләренең уңай тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
29 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә белем алуга хокукларны яклау мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлаячак. Дәүләт Советы депутатлары, “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә, республикада яшәүчеләрнең сорауларына җаваплар бирәчәк.
Бүген Татарстан халыклары ассамблеясе советының Лаеш районында узган күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен, миграция ситуациясен һәм муниципалитетларда Мәдәният йортларының эше турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Бүген Лаеш районына эш сәфәре кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге 2 нче урта мәктәптә булды. Анда ул педагоглар һәм укучылар белән аралашты, шулай ук уку йортында балаларның иминлеген ничек кайгыртуларын белеште.
Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрында 1-5 чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә 75 яшь тулуга багышланган бәйрәм кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән юбилярны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.