Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
6
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2023 елга, 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проектлары буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, депутатлар халыкның мәшгульлегенә булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектларын карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.

Бүген Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институтында (РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясе) «Хакимият органнарының коммерциячел булмаган оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге: Россия яңа халыкара контекстта» дип аталган  Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачылды Фәнни форум Россия Юстиция министрлыгының 220 еллыгына багышланган. Республика җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны һәм кунакларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар берничә закон проекты һәм контроль мәсьәләләрен карады. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты турында фикер алыштылар. Парламентарийлар шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.


5
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда көн дәвамында өлкән яшьтәге кешеләрнең, ветераннарның, инвалидларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” телефон линиясе эшләде. Аны «Мәрхәмәт - Милосердие» Дәүләт Советы депутат берләшмәсе әгъзалары  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә уздырды.


3
октябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Чәршәмбе, 5 октябрьдә сәгать унда республикада өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак.  «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил татарстанлыларның мөрәҗәгатенә җавап бирәчәк.


1
октябрь, 2022 ел
шимбә

Бүген Казанда, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Үз иҗади номерларын фольклор һәм халык коллективлары, вокаль дуэтлар һәм Татарстанның атказанган артистлары тәкъдим итте. Залда җыелучыларны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов котлады.


30
сентябрь, 2022 ел
җомга

Кукмараның “Барс Арена” спорт комплексында республиканың сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты IX кубогының финал уеннары узды. Уеннарны ачу тантанасында Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Дәүләт Советы депутатларының округларда актив эше дәвам итә.


29
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2023 елга һәм 2024 - 2025 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турындагы закон проекты Дәүләт Советына кертелде. Якын арада документ профильле комитетларга алдан карау өчен тапшырылачак, һәм парламентта республиканың Төп финанс законы турында киң фикер алышу башланачак.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International