Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казанга «Россия – Ислам дөньясы» саммиты эшендә катнашу өчен килгән Иран һәм Төркия парламент делегацияләре вәкилләре белән очрашты. Депутатлар Россия–Иран, Россия–Төркия һәм Россия–Алжир мөнәсәбәтләре кысаларында парламентара элемтәләрне үстерү, хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды. Анда агымдагы һәм проект эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.


17
май, 2022 ел
сишәмбе

Республикада авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәләре дәвам итә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарада республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципаль районның хакимият башлыклары, башкарма комитетлар, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышның турыдан-туры трансляциясе социаль челтәрләрдә оештырылды. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.


16
май, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың комсомол оешмалары һәм пионер хәрәкәтләре ветераннары белән очрашты. Очрашу Бөтенроссия пионерлар оешмасы оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Тарихта без эзлебез" республика шәҗәрә фестивале финалчылары бүләкләнде. Фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.


15
май, 2022 ел
якшәмбе

Иң яхшы яшь волейболчылар Кайбыч һәм Теләче районында яши. Казанда Татарстанның мәктәп волейбол лигасының җиңүчеләре ачыкланды. Иң көчле командаларны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.


13
май, 2022 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары депутатлары «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасы»нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән закон чыгару инициативаларын эшләү буенча Идел буе федераль округы закон чыгару җыеннары һәм муниципаль берәмлекләре советлары депутатларының стратегик сессиясенә йомгак ясадылар. Утырыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм муниципаль Парламент вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буа районына эш сәфәрендә булды, анда ул авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсен үткәрде. Семинарда район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың сигез районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Моннан тыш, парламент башлыгы «Хәтер бакчасы» акциясендә катнашты, Буа район үзәк хастаханәсендә булды, табиблар һәм медицина персоналы белән аралашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International