Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Фәрит Мөхәммәтшин. Язмыш борылышлары» («Фарид Мухаметшин. Виражи судьбы») китабын тәкъдир итү булды. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, дәүләт хезмәте ветераннары катнашында узды.
Бүген Казанның Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында турнир узды. ТР Дәүләт Советы Аппараты командасы җиңел атлетика буенча ярышларда 4 нче урынны алды.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Милли Генгеш (парламентның югары палатасы) Рәисе Гурбангулы Бердымухамедов белән очрашты. Парламентарийлар Россия-Төрекмәнстан диалогы кысаларында парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән очрашты. Парламент башлыгы республика медиа бергәлеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм уртак эш, гражданлык җаваплылыгы һәм үз эшләренә тугрылык өчен барысына да рәхмәт белдерде.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казанга «Россия – Ислам дөньясы» саммиты эшендә катнашу өчен килгән Иран һәм Төркия парламент делегацияләре вәкилләре белән очрашты. Депутатлар Россия–Иран, Россия–Төркия һәм Россия–Алжир мөнәсәбәтләре кысаларында парламентара элемтәләрне үстерү, хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды. Анда агымдагы һәм проект эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.
Республикада авылда яшәүчеләрнең эшмәкәрлек активлыгын үстерү буенча зона киңәшмәләре дәвам итә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кукмарада республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципаль районның хакимият башлыклары, башкарма комитетлар, авыл җирлекләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Бүген «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары балаларның җәйге ялын һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышның турыдан-туры трансляциясе социаль челтәрләрдә оештырылды. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың комсомол оешмалары һәм пионер хәрәкәтләре ветераннары белән очрашты. Очрашу Бөтенроссия пионерлар оешмасы оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.