Юрий Камалтынов Иран, Төркия һәм Алжир парламентарийлары белән очрашты

2022 елның 18 мае, чәршәмбе, 16:19

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Казанга «Россия – Ислам дөньясы» саммиты эшендә катнашу өчен килгән Иран һәм Төркия парламент делегацияләре вәкилләре белән очрашты. Депутатлар Россия–Иран, Россия–Төркия һәм Россия–Алжир мөнәсәбәтләре кысаларында парламентара элемтәләрне үстерү, хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Без үзебезне ислам дөньясының иң төньяк ноктасы дип саныйбыз, - дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов, Ираннан һәм Төркиядән килгән коллегаларын сәламләп, – Казан саммитын уздыру традициясенең зур тарихы бар. Бу мөһим форум кысаларындагы очрашулар вәкиллекле генә булып калмый, бәлки алар дәүләтләр һәм төбәкләр арасында конструктив диалогка әйләнә". 

Юрий Камалтынов шулай ук Татарстан Дәүләт Советы, парламент комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге, депутатларның сайлау кампанияләре кысаларында гражданнардан кергән наказлар буенча эше турында сөйләде.

Парламентарийлар дәүләтләр арасында хезмәттәшлекне дәвам итү һәм киңәйтү мөһимлеген билгеләп үттеләр. Аерым алганда, хәзерге вакытта, гуманитар һәм мәдәни элемтәләрне үстерүдән тыш, бизнесның Татарстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне алга таба үстерү ихтыяҗы бар.   

Татарстан Дәүләт Советында бераз соңрак булган Алжир парламент делегациясе белән очрашуда да сүз җайга салынган элемтәләрне киңәйтү мөмкинлекләре турында барды.

Иран, Төркия һәм Алжир депутатлары бу көннәрдә Казанда уза торган «Россия - Ислам дөньясы» саммиты эшендә катнашалар. Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы диалог өчен күптән әһәмиятле очрашу урынына әйләнгән форумда быел Россиянең 38 төбәгеннән һәм дөньяның 72 дәүләтеннән 5 меңгә якын бизнес һәм хакимият вәкилләре катнашты. Быел эшлекле программаның төп темасы уртак куллану икътисады һәм "хәләлнең иҗтимагый файдасы" турында булачак. Моннан тыш, форумда катнашучылар партнерлык банкингы һәм ислам финанслары, хәләл индустриясе, яшьләр дипломатиясе, экспорт үсеше, эшмәкәрлек һәм инвестицияләр мәсьәләләре турында фикер алышалар.

Якын көннәрдә саммит кысаларында Russia Halal Expo 2022 күргәзмәсе ачыла, Машина төзелеше кластер форумы, Бөтендөнья хәләл көне һәм Идел Буе Болгарының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чаралар узачак.

Бүген парламент делегацияләре әгъзалары ИТ-паркта булдылар, дәүләт идарәсен цифрлаштыру, яңа инфокоммуникацион технологияләр кертү һәм ИТ-проектларны гамәлгә ашыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән таныштылар.

Очрашуда Иран ягыннан – Иран Парламенты депутатлары Хоссейн Хатами, Киюмарс Сармади Вале, Миряд Хәсән Мөхәммәдәри, Бәһрам Хейдари, Төркия ягыннан – Төркиянең Бөек Милли Җыены депутаты Яшар Якыш, Алжир ягыннан – «Эль-Бина» партиясе рәисе Әбделкадер Бенгрина, Алжирның милли халык ассамблеясе депутаты Юнес Хариз, Татарстан Республикасы ягыннан  – Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин  һәм башка рәсми затлар катнашты.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International