Фәрит Мөхәммәтшин комсомол оешмалары һәм пионер хәрәкәтләре ветераннары белән очрашты

2022 елның 16 мае, дүшәмбе, 17:56

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың комсомол оешмалары һәм пионер хәрәкәтләре ветераннары белән очрашты. Очрашу Бөтенроссия пионерлар оешмасы оешуга 100 ел тулуга багышланган иде.

«19 майда билгеләп үтелә торган Пионерия көне алдыннан мин сезне пионерларның данлыклы оешмасының 100 еллык юбилее белән котлыйсым килә. Без – бөек Совет иле балалары үзебезнең балачакны аннан башка күз алдына да китерми идек. Мин үзем пионер булдым һәм моның нинди җаваплы һәм мөһим роль булуын беләм. Шунысы куанычлы, дәверләр алмашына һәм олы яшьтә булуга карамастан, Пионерия көне бәйрәмен әлегә кадәр билгеләп үтүне дәвам итәләр», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, пионерия яшьләр өчен яхшы мәктәп булды. Пионерлар оешмасы балаларда Ватанга мәхәббәт, белемгә омтылыш тәрбияләү, аларны хезмәткә һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тарту өчен эшләде, дип өстәде парламент җитәкчесе.

«Пионерлар яшьтән үк үз тормышларындагы күп кенә мәсьәләләрне коллектив рәвештә хәл итәргә, вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә өйрәнде. Комсомол оешмасы белән берлектә пионерлар тәрбиясезлек һәм наданлыкны бетерүдә катнашты, авыл клублары һәм китапханәләренә шефлык иттеләр, өмәләр үткәрделәр», – дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

Дәүләт Советы Рәисе хәзерге вакытта үсеп килүче буынны тәрбияләүдә күп нәрсә югалып калуын искәртте. Ул билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк. Мөхәммәтшин 2015 елда Россия Президенты Владимир Путин Указы белән илдә Россия мәктәп укучылары хәрәкәте барлыкка килүен искәртеп узды. «Бу хәрәкәтне республика территориясендә актив үстерергә кирәк», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Очрашу ахырында парламент башлыгы республиканың комсомол оешмалары һәм пионер хәрәкәтләре ветераннарына Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International