Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе, 12:40

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы президиумы утырышын уздырды. Анда агымдагы һәм проект эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Президиум утырышында «Өлкән буын» партия проектының «Волонтерлык ярдәме», «Газлаштыру», «Безнең ишегалды һәм безнең подъезд» юнәлешләре җитәкчеләре кандидатураларын расладылар.

Республикада партия проектларын гамәлгә ашыруның барышына аңлатма биреп, Фәрит Мөхәммәтшин федераль программаларга һәм милли проектларга ярдәм итү кирәклеген ассызыклады. ""Кече һәм урта бизнеска, бигрәк тә авыл җирендә, заманча чакыруларны исәпкә алып, дәүләт ярдәме мәсьәләләре башкарма һәм муниципаль хакимият органнарының да, партия оешмаларының да катнашуын таләп итә", - дип нәтиҗә ясады ул. 

Оештыру мәсьәләләре арасында президиум Яр Чаллы шәһәрендә партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесен билгеләүне дә карады. Җирле бүлекчәне Римма Фәсхетдинова җитәкләячәк.

Аннан соң "Бердәм Россия" партиясенең яңа кабул ителгән әгъзаларына билетлар һәм активистларга партия бүләкләре тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International