Идел буе федераль округының закон чыгару җыеннары һәм муниципаль берәмлекләре советлары хатын-кыз депутатларының стратегик сессиясенә йомгак ясалды

2022 елның 13 мае, җомга, 15:50

Бүген ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар берләшмәсе әгъзалары һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару җыеннары депутатлары «Бердәм Россия» партиясенең «Халык программасы»нигезләмәләрен гамәлгә ашыруга юнәлтелгән закон чыгару инициативаларын эшләү буенча Идел буе федераль округы закон чыгару җыеннары һәм муниципаль берәмлекләре советлары депутатларының стратегик сессиясенә йомгак ясадылар. Утырыш РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары һәм муниципаль Парламент вәкилләре катнашында видеоконференция режимында узды.

Утырышны ачып, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева, стратегик сессиянең дискуссия мәйданчыклары эше барышында катнашучылар тарафыннан актуаль мәсьәләләр кузгатылун әйтте."Стратегик сессия эшендә Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты, без төрле субъектлардагы хатын-кыз депутатлардан 101 закон чыгару инициативасын алдык һәм  төбәкләрдәге коллегалар белән фикер алыштык, - дип белдерде Алсу Нәбиева. - Татарстан авылда яшәүче хатын-кызларга, өченче баласы тугач яисә аннан соң туган  балалары булганда ярдәм итү буенча закон чыгару инициативасы тәкъдим итте, ә «Кеше сәламәтлеге» эш төркеме кысаларында Күкрәк сөте банкын булдыру, шул исәптән инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәтүне көчәйтү тәкъдиме  яңгырады».

Идел буе федераль округы закон чыгару җыеннары һәм муниципаль берәмлекләр советлары хатын-кыз депутатларының закон чыгару инициативаларын эшләү буенча стратегик сессиясе март аенда  башланды һәм алты юнәлеш буенча эшләде: «Мәдәният, тарих, традицияләр», «Заманча мәгариф һәм алдынгы фән», «Кеше сәламәтлеге», «Циркуляр икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү», «Социаль өлкә», «Авыл территорияләрен үстерү һәм авыл кооперациясе». Дәүләт Думасы депутатлары әлеге юнәлешләрнең кураторлары булды.

"Мәйданчыклар эше барышында хатын-кыз депутатлар сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль сәясәт һәм башка юнәлешләр системасының төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Мәйданчыклар эшендә регионнар актив катнашты. Эш төркемнәре эшчәнлеген анализлау нәтиҗәләре буенча, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә хокукый җайга салуны таләп итә торган системалы мәсьәләләрне хәл итү юллары һәм тәкъдимнәр формалаштырылды", - дип билгеләп үтте Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Оксана Хлякина.

Һәр мәйданчыкның бурычы – социаль-икътисадый һәм мәдәни сәясәт, сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы өлкәсендәге проблемалы темаларны анализлау, беренче чираттагы бурычларны билгеләү, иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен исәпкә алып тәкъдимнәр һәм закон чыгару инициативаларын әзерләү иде.

Мәсәлән, «Кеше сәламәтлеге» мәйданчыгы кысаларында стратегик сессиядә катнашучылар, субъектларның финанс тәэмин ителешенә бәйсез рәвештә, орфан авыруларыннан интегүче гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендә хокукый җайга салу мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Депутатлар фикеренчә, Россиянең күп кенә төбәкләре өчен үзәктән еракта урнашкан торак пунктларга даруларны китерү проблемасы актуаль булып кала бирә. Мәгариф өлкәсендә кече тәрбиячегә, югары педагогик белеме булган очракта, педагогик хезмәткәрнең хокукый статусын бирү турында закон чыгару инициативасы кергән. «Социаль өлкә» эш төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча дәүләт пенсия тәэминаты турында федераль законнарга, инвалид балаларга, туендыручысын югалткан очракта, бер үк вакытта ике пенсияне алу хокукына, инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту буенча үзгәрешләр кертү турында тәкъдим яңгыраган.

ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт–Милосердие» берләшмәсе депутатлары тарафыннан Идел буе федераль округы төбәкләренең иң яхшы тәҗрибәләре җыентыгы тупланды һәм бастырылды. Җыентыкка шулай ук Татарстан Республикасының «Мәдәният турында», «Театрлар һәм театр эше турында», «Матди булмаган мәдәни мирас турында», «Китапханәләр һәм китапханә эше турында», «Җир кодексының 21 статьясына үзгәрешләр кертү турында», «Инвестиция эшчәнлеге турында»законнар да кертелгән.

Стратегик сессия кысаларында тәкъдим ителгән барлык закон чыгару инициативалары алга таба РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән эшләү өчен Идел буе федераль округы закон чыгару җыеннары һәм муниципаль берәмлекләр советлары депутатлары тарафыннан эшкә алыначак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International