22 декабрьдә Иннополиста РФ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак цифрлы икътисадны үстерү Советы утырышын уздырды, анда икътисадта һәм социаль өлкәдә ясалма интеллект технологияләрен кертү мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, профильле федераль һәм республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты.
Бүген Татарстанга РФ ФҖ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак килде. Аны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.
Биектау районы Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүчеләр өчен өч катлы яңа сырхауханә ачылды. Ул «Сәламәтлек саклау»илкүләм проектының «Сәламәтлек саклау тармагында беренчел звеноны модернизацияләү» программасы буенча төзелгән.
Бүген Казанда «Безнең заман геройлары» республика иҗтимагый премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Әлеге проект кысаларында тыныч вәзгыятьтә кемнеңдер тормышына куркыныч янаганда батырлык эшләгән кешеләрне хөрмәтлиләр. Республика җитәкчелеге исеменнән Татарстаннан һәм Идел буе федераль округының башка төбәкләреннән килгән яшь геройларны ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Бүген Халыклар дуслыгы йортында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Татарстан халыклары ассамблеясе чаралары матур концерт белән тәмамланды. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны республика парламенты башлыгы, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы 24 декабрьдә үткәреләчәк. Кичә парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде, Депутатлар 17 мәсьәләне, шул исәптән 4 – республика һәм 9 – федераль закон проектын карап тикшерергә ниятли.
Татарстан халыклары ассамблеясенең күпмилләтле гаиләсе ике яңа әгъза белән тулыланды: Татарстан якутларының һәм Казанда яшәүче туваларның милли-мәдәни берләшмәләре Ассамблея составына керде. Мондый карар Татарстан халыклары ассамблеясе Советы утырышында кабул ителде. Шулай ук бүген республиканың кайсы шәһәрләрендә һәм районнарында Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллекләре ачылачагы билгеле булды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.
Архив эше өлкәсендәге законнарның үтәлеше турында бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында сүз барды. Утырышта шулай ук 2021 елда профильле комитет эшенә йомгаклар ясалды һәм киләсе елга план билгеләнде.
Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар республиканың физик культура һәм спорт турындагы законын мониторинглау нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, комитетның бу елдагы эшенә йомгаклар ясадылар һәм киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Халыклар дуслыгы йортында "Татарстан - яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышын уздырды, анда 2021 елда эш йомгаклары тыңланды һәм киләсе елга план кабул ителде. Утырыш кысаларында шулай ук Татарстанда туган телләр һәм халык бердәмлеге елы нәтиҗәләренә багышланган «Татарстанның киләчәге - Татарстанның киләчәге» дигән конференция узды.