Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
24
декабрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Дәүләт Советы «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» федераль закон проектын концептуаль яктан хуплады. Бүген үк Дәүләт Советының закон чыгару инициативасыннан файдаланырга, икенче укылышка төзәтмәләр әзерләргә һәм аларны Дәүләт Думасына җибәрергә җыенуы билгеле булды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллардагы план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашты, шулай ук депутатлар кушылды.

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьялары вазыйфаларын башкару мәсьәләсен карадылар. ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатуралар парламентарийлар тарафыннан бертавыштан хупланды.

Бүген иртәнге сәгать 10да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы ачылды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Бүген Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы алдыннан узган “Бердәм Россия” фракциясе утырышында 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Моннан тыш, парламентарийлар республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук Дәүләт Советы депутатларының 2022 елның беренче яртыеллыгына төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү графигын расладылар. Утырышны “Бердәм Россия” фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутатлар төркеме җыелышы булды, анда депутатлар төркеменең 2021 елдагы эшенә йомгак ясадылар һәм алдагы чорга план билгеләделәр. Утырышны депутат төркеме җитәкчесе Артур Габделҗанов үткәрде.

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда депутатлар парламентның егерме сигезенче утырышының көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерделәр.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда видеоконференция режимында «Бердәм Россия» партиясенең волонтерлык үзәкләре эшенә йомгак ясалды. Утырышны “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Секретаре Андрей Турчак үткәрде. Анда шулай ук “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм партиянең башка вәкилләре катнашты.

22 декабрьдә Иннополиста РФ Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Турчак цифрлы икътисадны үстерү Советы утырышын уздырды, анда икътисадта һәм социаль өлкәдә ясалма интеллект технологияләрен кертү мәсьәләләре каралды. Утырыш эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, профильле федераль һәм республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International