Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм «Зенит-Казан» волейбол клубы җитәкчеләренә Россия Кубогы ярышларында Татарстан командасының җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары юллады. 


24
декабрь, 2021 ел
җомга

"Мәрхәмәт- Милосердие” берләшмәсе депутатлары “Яңа елга – мәрхәмәт белән!” хәйрия акциясен уздырды. Аның барышында алар республика хастаханәләрендә коронавирустан дәваланучы балаларга бүләкләр тапшырды.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышы тәмамланды. Утырыш ахырында Фәрит Мөхәммәтшин гадәттәгечә республика парламентының быел эшенә нәтиҗә ясады.

Бүген парламентарийлар 2020 һәм 2021 елларда Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе эше йомгаклары турындагы мәгълүматны тыңладылар. Аны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Социаль сәясәт комитеты тарафыннан кертелгән халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында республика законының 8 һәм 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документны профиль комитеты рәисе Светлана Захарова тәкъдим итте.

Бүген парламентарийлар җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр. Документны Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев тәкъдим итте.

 Дәүләт Советы депутатлары «Шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» республика законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул иттеләр. Закон проекты торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тарафыннан тәкъдим ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында оешмалар мөлкәтенә салым турында законның 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ кайбер салым түләүчеләр өчен ташламалы салым ставкасын билгели.

Бүген Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Әлеге документны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты Дәүләт Советы утырышында берьюлы өч укылышта кабул ителде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International