Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар республиканың физик культура һәм спорт турындагы законын мониторинглау нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар, комитетның бу елдагы эшенә йомгаклар ясадылар һәм киләсе елга планнар турында фикер алыштылар. 

Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын кертү турында сүз барды. Эксперимент илнең дүрт субъектында 2022 елның 1 июленнән узачак дип планлаштырыла. Татарстаннан тыш, Мәскәү, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре пилот төбәкләре булачак.


15
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген парламентта Дәүләт Советы депутатлары, аларның ярдәмчеләре һәм аппарат хезмәткәрләре өчен «Татар Википедиясе» темасына семинар узды.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган «Игелекле Татарстан» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.  Парламент башлыгы  республика Президенты, Дәүләт Советы депутатлары исеменнән конкурста җиңүчеләрне сәламләде.

Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының 2021елда эш нәтиҗәләрен тыңладылар. Моннан тыш, парламентарийлар җир кодексы турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карады, комитетның  быелгы эшенә йомгаклар ясады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Казан Кремлендә «Ел инженеры» икенче республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республика җитәкчелеге исеменнән җиңүчеләрне һәм лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. 

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар җирле үзидарә турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар, Дәүләт Советының РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек планын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар, шулай ук 2022 елга планны расладылар. Моннан тыш, утырышта 2021 елда профильле комитет эшенә йомгаклар ясалды һәм алдагы чорга план билгеләнде. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент Секретаре Лилия Маврина катнашты.


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасы бәйсезлеге игълан ителүгә 30 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашып, әлеге илнең Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Искаковны, кичәдәге кунакларны әлеге мөһим вакыйга уңаеннан котлады.

Бүген Татарстанда «Теләкләр чыршысы» («Елка желаний») бөтенроссия хәйрия акциясе башланды. Акциягә беренчеләрдән булып Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары кушылды.

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында мәдәният тармагының кадрлар потенциалын үстерү турында сүз барды. Моннан тыш, парламентарийлар музейлар һәм музей эше турында республика канунына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар, комитетның быелгы эшенә нәтиҗә ясадылар һәм киләчәк чорга планны расладылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты. 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International