Бүген Дәүләт Советында «Кояшлы шәһәр» Казан торак комплексы инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. КПРФ фракциясе әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, халыкның инициатив төркеме белән бергә комплексның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарәсе югары мәктәбенең "Дәүләт хезмәтенә кереш" дип аталган квалификация күтәрү программасын тыңлаучылар өчен дәрес үткәрде.
Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар административ комиссияләр һәм Мамадыш районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эше буенча фикер алыштылар, шулай ук Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында карар проектын һәм 2022 елга Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы проектын карадылар. Моннан тыш, депутатлар профиль комитетының быелгы эшенә йомгаклар ясады һәм 2022 елга Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты чаралары планын раслады. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты каршындагы Эксперт советы утырышында урман үрчетү, урман торгызу буенча законнарны гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр. Утырышны Эксперт советы рәисе Николай Титов үткәрде.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген видеоэлемтә режимында узган Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты. Парламентарийлар, башкарма хакимият органнары, төбәкләрнең закон чыгару җыелышлары вәкилләре социаль әһәмияткә ия темалар буенча фикер алыштылар. Сүз, аерым алганда, гражданнарга социаль һәм медицина хезмәтләре күрсәтү, шулай ук йөкләрне ерак һәм авыр үтеп керә торган районнарга алып бару турында барды. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәисләренең урынбасарлары - Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Ирина Яровая һәм Федерация Советы Рәисенең беренче урынбасары Андрей Яцкин уздырды.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә булдылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен фестиваль ачылышында катнаштылар.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Ратушасында «Шәрык базары» Беренче Халыкара төрки халыклар эстрада фестивале ачылышында катнашты. «Шәрык базары — дөнья көзгесе», — диде парламент рәисе.
Казанда Татарстан Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышы узды. Анда агымдагы елдагы эшкә йомгак ясалды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, Координация Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Чара Татарстанның профильле министрлыклары һәм ведомстволары, чит илләрдәге һәм Россия субъектларындагы вәкиллекләре җитәкчеләре катнашында узды.
Бүген “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә республика хатын-кыз эшмәкәрләре һәм үз бизнесын оештырырга җыенучылар өчен “кайнар линия” старт алды. Татарстанлылар сорауларына Дәүләт Советы депутатлары, «Мәрхәмәт - Милосердие » депутат берләшмәсе әгъзалары, шулай ук Эшкуарлыкка ярдәм үзәге җитәкчесе Алинә Шәйхетдинова җавап бирде.