Бүген Дәүләт Советында Казан шәһәренең 175 нче гимназиясен тәмамлаучыларга аттестатлар тапшыру тантанасы узды. Чыгарылыш укучылары һәм аларның ата-аналары тормышында мөһим чараны парламентта уздыру тәкъдиме белән "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе чыккан иде. Депутатлар кулыннан 28 егет һәм кыз аттестат алды.
29 июньдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда депутат Игорь Бикеев тарафыннан кертелгән "Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында" ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында" закон проекты каралды, шулай ук Югары суд тарафыннан дөнья судьялары кандидатураларын хуплады.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында депутатлар гражданнарга амбулатор-поликлиника шартларында беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү һәм балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләрен карадылар. Аны комитет рәисе Светлана Захарова алып барды.
Бүген Казанда Сабан туенының берсе Аккош күле янындагы урманда узды. Кыр бәйрәме кунакларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм республикага эш сәфәре белән килгән Тываның Югары Хурал Рәисе Кан-оол Даваа сәламләде.
Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Тыва Республикасы Югары Хуралы (парламенты) арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзаларны республика дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Кан-оол Даваа куйдылар.
Бүген Казанда эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең төбәкара конференциясе ачылды, анда илнең 57 субъекты вәкилләре: бизнес-омбудсменнар, кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, фәнни һәм иҗтимагый структуралар катнашты. Форум кысаларында РФ Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округы буенча эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча ведомствоара эш төркеменең киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.
24 июньдә Дәүләт Советының Кече залында парламент депутатлары һәм аларның ярдәмчеләре өчен Бөтенроссия халык санын алуны уздыру мәсьәләләренә багышланган семинар узды. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар күп кенә актуаль мәсьәләләр, шул исәптән эчке туризмны үстерү һәм туристлык тармагына законнар белән ярдәм итү, шулай ук Идел буе төбәкләрендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Бүген Мамадыш районында Дәүләт Советы депутатлары катнашында мәктәп укучыларына станоклар һәм җиһазлар тапшырдылар.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нацист концлагерьларының элеккеге тоткыны Софья Вельтман белән очрашты. Парламент башлыгы белән шәхси очрашу турында үтенеч белән Софья Борисовна гражданнарны кабул итү вакытында мөрәҗәгать иткән иде.