Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар республика мәктәпләрендә туклану сыйфатын тикшерүне дәвам иттеләр, авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, шулай ук Ленинград блокадасы афәтен кичергән кешеләрнең хәлләрен белештеләр һәм Ленинградны блокададан азат итү көне (1944 елның 27 гыйнвары) белән котладылар.

Дүшәмбе көнне, 1 февральдә, ел саен уздырыла торган "Европаның ел агачы" конкурсы кысаларында тавыш бирү башланачак. Әлеге конкурста Россиядән Дагыстанның Дербент шәһәрендә үсә торган карт чинар агачы катнаша - ул бөтенроссия конкурсында җиңеп чыккан иде. Тавыш бирү "Россиянең ел агачы" дигән сайтта оештырыла.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы узды, анда 2020 елга эш нәтиҗәләре ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

"Волонтерлардан башка гына Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны артуны  туктата алмас идек, пандемия чорында күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртулары өчен меңләгән кеше аларга аларга меңләгән кеше рәхмәтле", - дип саный Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин. Мондый фикерне ул бүген "Бердәм Россия" партиясенең икенче социаль онлайн-форумы кысаларында белдерде. Чарада  партия Рәисе Дмитрий Медведев, партия Генераль советы Секретаре Андрей Турчак, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, бөтен ил буенча волонтерлык үзәкләре вәкилләре катнашты. Форумда үз теләкләре белән эшләүчеләрнең эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде һәм берничә яңа социаль әһәмиятле тәкъдимнәр яңгырады.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген коллегиянең киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең 2021 елдагы эшенә йомгаклар ясалды. Коллегия эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда ТР Мәдәният министрлыгы коллегиясендә катнашты. Утырышта Министрлыкның 2020 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында фикер алыштылар. Коллегия Яр Чаллы Татар драма театрының яңа бинасында узды, аны реконструкцияләүгә 1,1 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Узган атнада парламентарийлар авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында булдылар, мәктәпләрдә балаларны тукландыру сыйфатын тикшерделәр, шулай ук яңа ел теләкләрен үтәүләрен дәвам иттеләр.


20
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда, «Россия - минем тарих» мультимедияле тарихи парк базасында «Татарстан Республикасы шәхесләре. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, анда РФ ФС Федерация Советында, шулай ук "Бердәм Россия" партиясе башкарма комитетында берничә очрашу үткәрде, анда булачак сайлау кампаниясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


15
гыйнвар, 2021 ел
җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Ул «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга телеграммалар юллады.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International