ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-мастер» командасын «Дакар-2021» раллиенда җиңүләре белән котлады. Ул «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогинга һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагинга телеграммалар юллады.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламентының бишенче утырышы узды, анда яшь парламентарийлар шәһәр транспортында студентлар өчен ташламалы түләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар, гамәлдәге законнарга үзгәрешләр тәкъдим иттеләр, шулай ук 2020 елда эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнар кордылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашты.
13 гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Казан дәүләт энергетика университетында булдылар. Парламентарийлар югары уку йортының туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән танышты.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, федераль басмалар журналистлары, масс-медиа хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу Россия матбугаты көненә багышланган иде. Парламент җитәкчесе республиканың медиа-җәмәгатьчелеген һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Россиядә туган телләрне саклауга һәм өйрәнүгә бердәм алым кирәк. Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов журналистларга шундый фикер әйтте.
Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина һәм Светлана Захарова Республика клиник инфекция хастаханәсенә Яңа ел төнендә госпитальнең "кызыл зона"сында кизү торачак медицина персоналы өчен биш килограммлы тортлар тапшырдылар.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан депутатлар үз округларында сайлаучыларны котладылар, шулай ук "Теләкләр чыршысы" һәм "Яңа ел белән, ветеран!" хәйрия акцияләренә кушылдылар.
Казанда “Татарстан энҗесе” VII нче республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Быел бәйге пандемия аркасында онлайн форматта үтте. Катнашучылар үз осталыкларын видеога төшереп күрсәтте.
Коронавирус пандемиясе белән көрәштә Татарстанның эшмәкәрләр бергәлеге дә читтә калмады, үзеннән лаеклы өлеш кертте, дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында узган бизнес-иртәнге ашта чыгыш ясаганда.