“Татарстан энҗесе” бәйгесе җиңүчесе билгеле

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе, 09:26

Казанда “Татарстан энҗесе” VII нче республикакүләм бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Быел бәйге пандемия аркасында онлайн форматта үтте. Катнашучылар үз осталыкларын видеога төшереп күрсәтте.

– Быел да бу бәйгене үткәрергә насыйп булды. Шунысы сөенечле – биредә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның тернәкләндерү үзәгенең беренче чыгарылыш укучылары да катнашты. Әлеге үзәк физик ммөкинлеге чикләнсә дә, бу кызларның башка талантларына чикләр юк икәнен күрсәтте, – ди Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Катнашучыларны бәйгегә депутат ханымнар үзләре дә әзерләшкән. Алар матур итеп бизәндерүдә өлешләре бар. Иҗади чыгышларын күрсәткәндә дә ярдәм иткәннәр.

Бәйгедә Татарстанның төрле шәһәр-районнарнынан 11 кыз катнашты. Аларның берсе дә бүләксез калмады. Төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. “Татарстан энҗесе” исеменә Казаннан Валентина Гончарева лаек булды. “Мәрхәмәт” оешмасы әзерләгән муенсаны Луиза Закировага бүләк иттеләр. Валентина исә җиңү генә яулап калмады, бер елга Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының ярдәмчесе булачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International