Дәүләт Советы депутатлары «Игелек кәрҗине» хәйрия акциясенә кушылды

2020 елның 31 декабре, пәнҗешәмбе, 09:32

Дәүләт Советы депутатлары Лилия Маврина һәм Светлана Захарова Республика клиник инфекция хастаханәсенә Яңа ел төнендә госпитальнең "кызыл зона"сында кизү торачак медицина персоналы өчен биш килограммлы тортлар тапшырдылар.

Шулай ук "Бердәм Россия" партиясе Татарстан башкарма комитетыннан медикларга көнкүреш химиясенең 40 җыелмасын тапшырдылар.

"Клиниканың медицина персоналы исеменнән республика Хөкүмәтенә, Дәүләт Советына, "Бердәм Россия"гә Татарстанның барлык табибларына күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу ярдәм киеренке эш режимында булганда бик нык сизелә, һәм моның өчен сезгә аерым рәхмәт. Сез һәрвакыт безнең белән булдыгыз, һәм ярдәм сизелерлек булды», - дип рәхмәт белдерде республика клиник инфекция хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин.

Казанда Яңа ел төнендә Татарстанның ковид госпитальләренең «кызыл зоналары»нда кизү торырга тиеш табиблар һәм шәфкать туташлары өчен 135 бәйрәм торты ясалды. Бу көннәрдә яңа ел тортларын Татарстанның 50дән артык клиникасына тапшыралар. Әлеге күңелле миссияне волонтерлар, ТР Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары башкара.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International