Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда парламентарийлар «2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты буенча фикер алыштылар. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы булды, аның төп мәсьәләсе "2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында" ТР законы проектын карау булды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан республикасы бюджеты турында» 124-6 номерлы Татарстан республикасы законы проекты хакында фикер алыштылар. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты. Утырышны комитет рәисе Айрат Зарипов алып барды
Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына республика бюджеты параметрлары турында фикер алыштылар, шулай ук кайбер закон проектларын карадылар. Утырышны Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин уздырды, фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
20 октябрьдә (сишәмбе) хатын-кызларның эш урынында иминлеген, хезмәткә хокукларын һәм гарантияләрен саклау мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» «кайнар линия»се эшләячәк.
Россия Хөкүмәте турында, Конституция суды һәм Прокуратура турында федераль законнарга үзгәрешләр хакында закон проектлары нидән гыйбарәт? Бүген конституцион үзгәрешләрне мониторинглау буенча эш төркеме утырышында шул мәсьәләләр буенча фикер алышу булды. Россия Иҗтимагый палатасында видеоэлемтә режимында узган чарада Дәүләт Советы Рәисе, эш төркеме әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Дәүләт Советында «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законы турында фикер алышуда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Советы депутатлары, Министрлар Кабинеты, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин алып барды.
13 октябрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында катнашты. Видеоконференция режимында узган утырышта бердәм россиялеләр сайлау алды программасын әзерләү һәм волонтерлык үзәкләренең эше турында фикер алыштылар.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сентябрьдә массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алынган төбәк парламентлары җитәкчеләре рейтингының икенче баскычын алды. Бу "Медиалогия" экспертлары үткәргән тикшеренүдән күренә.
2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан бюджеты проектының төп параметрлары, шулай ук киләсе чорга республиканың социаль-икътисадый үсеш фаразы турында бүген парламентарийлар, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың муниципаль районнары башлыклары фикер алышты. Киңәшмә ВКС режимында Министрлар Кабинеты мәйданчыгында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашында узды.