22 октябрьдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы территориясендә Мәскәү - Түбән Новгород - Казан (М-12) тизйөрешле автомобиль юлы участогын төзү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды. Анда республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук автомагистраль үтәргә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр арасыннан инициатив төркем әгъзалары чакырылган иде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының уналтынчы утырышы 29 октябрьдә сәгать унда ачыла. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Парламентарийлар 29 мәсьәләне, шул исәптән 18 республика закон проектын һәм сигез федераль закон проектын карауны планлаштыра.
22 октябрьдә КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе уздырды. Коммунистларның бюджетка юллаган тәкъдимнәре һәм бюджет турындагы закон проектын тикшерүдә катнашулары турында журнналистларга фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Николай Атласов һәм Фадбир Сафин сөйләделәр.
Бүген Казанда БРИКС илләренең яшь дипломатлары форумы ачылды, анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасы экспертлары катнашты. Өч көн дәвамында төрле дискуссия мәйданчыкларында яшь сәясәтчеләр һәм дипломатлар, эксперт җәмәгатьчелеге һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре БРИКС төркеме пространствосында интеграцияләү, дипломатик мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм һәрьяклы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Чарада катнашучыларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Россия Федерациясе Закон чыгаручылары советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәлам юллады.
2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына республика бюджеты турындагы закон проекты профильле юнәлешләр буенча парламент комитетларында карау процедурасын узды һәм беренче укылышта кабул итү өчен тәкъдим ителде. Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында закон проекты буенча җыелма бәяләмә кабул ителде, анда Дәүләт Советының барлык комитетларының тәкъдимнәре һәм искәрмәләре исәпкә алынды. Моннан тыш, парламентарийлар федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр, шулай ук кайбер федераль закон проектлары турында фикер алышты.
Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды, анда республика бюджеты турында закон проекты каралды. "Ачык ишекләр көне" кысаларында утырышка Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының профильле комиссияләре рәисләре дә чакырылган иде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина катнашты.
"Без "көмеш яшьтәге" кешеләрнең актив һәм сәламәт булуын телибез, һәм Россия һәм, шул исәптән, Татарстан "80+" илләр исемлегенә кереп кенә калмасын, бәлки халыкның сәламәтлеген мөмкин кадәр саклап калсын өчен, барысын да эшләргә тырышачакбыз", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитетының "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү һәм мониторинглау буенча эшче төркем утырышында. Киңәшмәдә парламентарийлар пандемия шартларында «Өлкән буын» һәм «Халыкның сәламәтлекне ныгыту» федераль проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының 20 октябрьдә узган утырышында депутатлар "2021 елга һәм 2022 һәм 2023 еллар чорына ТР бюджеты турында" закон проектын, берничә федераль закон проектын карап тикшерделәр, җәмәгать судьялары итеп сайлауга тәкъдим ителгән кандидатураларны хупладылар.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына бюджет турында закон проектын, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең уңдырышлылыгы, җир асты байлыклары турында республика законнарына һәм республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карады. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Казанда, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә көн дәвамында хатын-кызларның хезмәтен, хезмәткә хокукларын һәм гарантияләрен саклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе эшләде. Депутатларга һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары белгечләренә консультацияләр алу һәм ярдәм сорап, республиканың 71 кешесе мөрәҗәгать итте.