Дәүләт Советында М-12 автомобиль юлын төзү хакында сөйләштеләр

23 октябрь 2020 ел., җомга 10:39

22 октябрьдә Дәүләт Советында Татарстан Республикасы территориясендә Мәскәү - Түбән Новгород - Казан (М-12) тизйөрешле автомобиль юлы участогын төзү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл узды. Анда республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук автомагистраль үтәргә мөмкин булган торак пунктларда яшәүчеләр арасыннан инициатив төркем әгъзалары чакырылган иде.

Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин очрашуның модераторы булды.  Ул билгеләп үткәнчә, трасса төзү кирәклеге беркемдә дә шик тудырмый. "Безгә бу юлның мөмкин кадәр уңайлы булуы һәм чыгымнарның мөмкин кадәр кимрәк булуы мөһим", - дип басым ясады ул һәм түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча тәкъдимнәр кабул ителәчәген әйтте.

Утырышта катнашучылар трассаны проектлау эшләренең мөмкин булган варианты буенча фикер алыштылар. М-12 - Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләре, шулай ук Чувашия һәм Татарстан Республикасы территорияләре буйлап узачак тизйөрешле автомобиль юлы - «Көнбатыш - Көнчыгыш» халыкара транспорт коридорының мөһим звеносы. Республика территориясендә трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк.

Утырышта яңа тизйөрешле автомобиль юлының дәүләт эчендә транспорт проблемаларын хәл итүдә зур әһәмияткә ия булачагы, илнең эре агломерацияләрен, шулай ук Россиянең мөһим тышкы сәүдә юнәлешләрен тоташтырачагы хакында әйтелде. Автомагистраль шулай ук республика үсешенә яңа этәргеч бирәчәк.

Моннан тыш  трасса составында Идел аша яңа күпер төзү каралган, аның урыны шулай ук карау стадиясендә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә республика территориясендә «Мәскәү - Казан» М-12 тизйөрешле трассасын проектлауны һәм төзүне алып бару буенча эшче төркем төзелде. Аның составына профильле министрлык вәкилләре, Орел һәм Кызыл Ил авылларынан вәкилләр керде. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкләгән эш төркеме халыкка проект һәм төзелеш эшләренең нигезләре һәм этаплары турында вакытында мәгълүмат бирергә, проектны гамәлгә ашыру барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне чишәргә тиеш. Эшче төркем Лаеш районында яшәүчеләр белән берничә очрашу уздырган.

Фәрит Хәнифов фикеренчә, тизйөрешле автомагистраль трассасын төзү якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләргә максималь уңайлыклар тудырырга тиеш.

Проектлаучылар билгеләп үткәнчә, Татарстан чикләрендә трасса барлык чикләүләрне, шул исәптән экологик чикләүләрне дә исәпкә алып, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметеп салына. Автомагистраль төнлә торак пунктларны  бик нык яктыртмас дип уйланыла, ә транспорт шау-шуын киметү өчен  махсус саклау экраннары урнаштыру күздә тотыла. Лаеш районы торак пунктларында яшәүчеләр шулай ук киселгән агачлар урынына яңаларын утырту мәсьәләсенә  игътибар бирүне сорадылар. Алардан  килгән барлык сораулар буенча эш төркеменең киләсе утырышына системалы карарлар таләп итә торган җаваплар әзерләнәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International