Татьяна Ларионова "сәламәтлек саклау" һәм "демография" илкүләм проектларын гамәлгә ашыру инициативалары белән чыгыш ясады

2020 елның 20 октябре, сишәмбе, 17:01

"Без "көмеш яшьтәге" кешеләрнең актив һәм сәламәт булуын телибез, һәм Россия һәм, шул исәптән, Татарстан "80+" илләр исемлегенә кереп кенә калмасын, бәлки халыкның сәламәтлеген мөмкин кадәр саклап калсын өчен, барысын да эшләргә тырышачакбыз", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитетының "Сәламәтлек саклау" милли проектын гамәлгә ашыруны законнар белән тәэмин итү һәм мониторинглау буенча эшче төркем утырышында. Киңәшмәдә парламентарийлар пандемия шартларында «Өлкән буын» һәм «Халыкның  сәламәтлекне ныгыту» федераль проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

«Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектлары кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган чаралар турында тәфсилләп сөйләп, Татьяна Ларионова аларның нәтиҗәлелеген арттыру буенча кайбер тәкъдимнәрен әйтте.

Аерым алганда, республикада мобиль поликлиникаларда авыл халкына медицина тикшерүен уздыру проекты уңышлы гамәлгә ашырыла. Моннан тыш, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар үз вакытында медицина оешмаларына эләгүгә өметләнә ала. Узган ел Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү өчен 43 автомобиль сатып алынган. Бу өлкән яшьтәге гражданнарга өстәмә тикшеренү узарга мөмкинлек биргән, шул исәптән скриниг, диспансеризация, үз вакытында хастаханәгә салу.

«Республика муниципаль хакимиятләр белән бик җентекләп эшләде, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау органнарының үзара хезмәттәшлеге булдырылды, иң оптималь маршрутлар төзеде, - дип сөйләде Татьяна Ларионова, - сәламәтлек саклау оешмаларында бу категориягә керүчеләр  белән максатчан шөгыльләнүче белгечләрне билгеләделәр. Һәм бүген дә кешеләр "без илкүләм проектның һәрберебезгә барып җиткәнен аңладык" диләр". Пандемия чорында автотранспорт өлкән буын кешеләренә  дарулар, медицина әйберләрен, азык-төлек, беренче кирәк-яракларны өйгә китерү өчен кулланылган.

Татьяна Ларионова бушлай әйбер китертү хокукы булган затларның категориясен киңәйтергә,  пенсия яшендәге барлык гражданнарны, эшкә сәләтле яшьтә булган коляскада йөрүче инвалидларны, шулай ук инвалид балалары булган гаиләләрне дә шул исәпкә кертергә тәкъдим итте. Моннан тыш, депутат фикеренчә, пенсионерларның медик-социаль экспертиза учреждениеләренә, Пенсия фондына һәм ФССка йөрүен оештыру зарурлыгы килеп туган.

Республикада өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлар  тәрбияләү системасы үзен яхшы күрсәтте. Әмма гамәлдәге законнарда, сиделкалар эшчәнлеген оештыру өлешендә,  проектны үстерүгә комачаулый торган кайбер каршылыклар бар. Татьяна Ларионова фикеренчә, функциональ тикшерүнең гади медицина хезмәтләрен башкару технологияләрен Россия Федерациясе Милли стандартына үзгәрешләр кертергә, яки сиделкаларга, медицина лицензиясен алмыйча,  гади медицина хезмәтләрен (температура, артериаль басым үлчәү, пульс, сулыш ешлыгын тикшерү, пролежняның үсеш куркынычы дәрәҗәсен бәяләү, грелка куллану һ.б.ш.) күрсәтергә мөмкинлек бирә торган норматив документ кабул итәргә кирәк.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары фикеренчә, социаль хезмәт күрсәтүнең стационар оешмалары да игътибар таләп итә. Татарстанда интернат-йортларда 4,3 мең кеше гомер кичерә.  Өлкән яшьтәге гражданнарның медицина-социаль патронажы шәхси медицина оешмалары тарафыннан да алып барыла. Татьяна Ларионова бу практиканы дәвам итәргә кирәк дип саный һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә акча бүлеп бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Татьяна Ларионова республикада гериатрик хезмәтнең үсеше турында да сөйләде. Хәзерге вакытта Татарстанның медицина оешмалары базасында 51 гериатр кабинеты эшли, стационарда 175 гериатр койка җәелдерелгән. 2020 ел ахырына кадәр тагын 21 гериатрия кабинеты ачылачак. Шулай итеп, республиканың барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә амбулатор гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк.

Бүген эш төркеме утырышында сүз россиялеләрнең психик сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән федераль проектны булдыру кирәклеге турында барды. РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларын китерде, алар нигезендә дөньяда барлык авыруларның 50% ы - психосоматик тайпылышлар нәтиҗәсе. "Бездә гражданнарның психик сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән федераль проект юк әле. Аның кирәклеге пандемия шартларында – көн саен стресс, массакүләм депрессия һәм гражданнарның чынбарлыкка тискәре мөнәсәбәте шартларында – ачык күренә ", - диде Борис Менделевич.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International