Бүген Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышы узды. Анда республика Хөкүмәте хисабы, республиканың торак законнарына үзгәрешләр һәм кайбер федераль закон проектлары каралды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Дәүләт Советы уңайсыз эпидемиологик вәзгыятькә һәм коронавирус инфекциясен таратмау буенча чаралар күрүгә бәйле рәвештә "махсус эш режимына" күчәргә мөмкин. Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Дәүләт Советы Регламентына тәкъдим ителүче үзгәрешләрне карадылар. Үзгәрешләр бары тик парламент утырышында кабул ителгәннән соң гына үз көченә керәчәк.
Бүген иртәнге 9 да “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү базасында тормышта авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен “кайнар линия” старт алды. Татарстанлылар сорауларына «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары җавап бирә.
Коронавирус таралу шартларында Бердәмроссиялеләр гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа формалары турында фикер алыштылар. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең барлык тәкъдимнәрне дә карарга әзер булуын билгеләп үтте. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә билгеле булды.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең региональ волонтерлар үзәкләре вәкилләре белән коррупциягә каршы көрәш буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты. Утырышны партия рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.
«Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге Татарстанда җыелган партия взносларыннан коронавирус инфекциясе эпидемиясе шартларында мохтаҗларга ярдәм күрсәтүче волонтерларга ярдәм итү өчен 500 мең сум тирәсе акча бүлеп бирәчәк. Аерым алганда, волонтерлар азык-төлек һәм медикаментлар алып килүгә заявка калдырган өлкән яшьтәге кешеләрнең яшәү урыннарына тоткарлыксыз барып җитсен өчен, юл билетларын сатып алу турында сүз бара. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең Генераль Советы Секретаре урынбасарлары һәм төбәк бүлекләре секретарьлары катнашында видеоконференция режимында узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсеннән соң, журналистлар белән аралашканда белдерде.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан АССРның 100 еллыгына әзерлек һәм аны уздыру буенча видеоконференцэлемтә рәвешендә уздырылган киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үткәрде.
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында оештырылган коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча волонтерлар үзәгенә мөрәҗәгатьләр саны көннән-көн арта бара. Бу хакта партиянең төбәк бүлегенең коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча эшче төркем җитәкчесе, Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова хәбәр итте.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин татарстанлыларга санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча мөрәҗәгать итте.
Агымдагы елның март аенда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, гражданнарның республика Дәүләт Советына мөрәҗәгатьләре саны ике мәртәбә артты. Әйтик, 2019 елның мартында 162 мөрәҗәгать теркәлгән булса, быелның мартында - 363. Бу хакта бүген Дәүләт Советы Аппаратының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге мөдире Илнур Бәдретдинов сөйләде.