"ТЯГ" әгъзалары игътибары үзәгендә - туризм үсеше мәсьәләләре

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 10:00

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан - яңа гасыр» депутат төркеме утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың кече елгаларында экологик һәм танып белү туризмын үстерү мәсьәләсен карадылар.

Әлеге мәсьәлә турында фикер алышу өчен чакырылган туристлык компаниясе директоры, крайны өйрәнү белгече  Леонид Абрамов экология туризмына зур кызыксыну булуын билгеләп үтте. Аерым алганда, чит илләрдә елгалар буйлап йөзүләр, туристлык сукмаклары буенча походлар зур популярлык казанган. Татарстанда моның өчен кирәкле барлык ресурслар да бар, дип басым ясады ул.  Үз чыгышында Кама Тамагы районының туристик потенциалына аерым тукталды. Кайбер районнарның үз төбәкләренә туристлар җәлеп итү эшенә актив кушылуы билгеләп үтелде.

Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, карала торган мәсьәләнең актуальлеген билгеләп, ноябрь ахырында «ТЯГ» депутат төркеме тарафыннан эчке туризмны үстерү буенча түгәрәк өстәл уздыру планлаштырылуын әйтте. Республиканың туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыру кысаларында аерым мәсьәләләр буенча фикер алышуга парламентарийларны, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты, муниципаль берәмлекләр, шулай ук республиканың туристлык компанияләре вәкилләрен җәлеп итәргә ниятлиләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International