Җәмәгать судьялары сайланды

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 10:27

Бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышында парламентарийлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар.

Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин депутатларны тәкъдим ителгән кандидатлар буенча комитетның уңай карары белән таныштырды.

Дәүләт Советы  биш елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп  Татарстан Республикасы  Азнакай суд районы буенча 2 нче суд участогына – Низамиева  Зөлфия Фәнил кызын,  Зәй суд районы буенча 3 нче суд участогына –  Гайсин Руслан Миргасыйм улын,Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 10 нчы суд участогына –  Әмиров Арсений Эдуард улын сайлады.

Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп  ун елга  түбәндәгеләр сайланды:  

Татарстан Республикасы Казан шәһәренең  Вахитов суд районы буенча 4 нче суд участогына – Вәлиева Гөлүсә Әмир кызы;

Татарстан Республикасы  Лениногорск суд районы буенча  1 нче суд участогына – Борисова Анастасия Евгеньевнана;

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 8 нче суд участогына – Хафизов Азат Гизәр  улы;  

Татарстан Республикасы Питрәч  суд районы буенча 2 нче суд участогына –  Латыйпов Илнар Илгизәр улы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International