Коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралу нәтиҗәләрен булдырмауга һәм бетерүгә юнәлдерелгән таләпләрне үтәмәгән өчен граждан өчен беренче беркетмәне рәсмиләштергәндә штраф бердән алып дүрт мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, әлеге кагыйдәне кабат бозган очракта – биш мең сум. Вазыйфаи һәм юридик затлар өчен штраф күләме берничә тапкыр югарырак. Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында Административ хокук бозулар турында кодекска тиешле үзгәрешләр каралды.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 23 апрельдә видеоэлемтә рәвешендәге үткәреләчәк. Бу хакта карар бүген парламент Президиумы утырышында кабул ителде.
Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасында дистанцион белем бирүне оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Комитет эше элемтәнең мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен кулланып аерым режимда узды. Биш депутат утырышта видеоконференция форматында катнашты.
Бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышы узды, анда ТР Хөкүмәтенең 2019 елгы хисабы, республиканың аерым закон актларына үзгәрешләр һәм ике федераль закон проекты каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.
Бүген Социаль сәясәт комитеты утырышы узды. Парламентарийлар Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елга хисабы, республика закон проектлары, комитетның «Мәгариф оешмаларының спорт инфраструктурасын үстерү турында» карары үтәлеше турында фикер алыштылар. Комитет утырышы аерым режимда узды, биш депутат дистанцион рәвештә катнашты.
Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды акчаларын коронавирус эпидемиясе чорында медицина оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкин. 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның планлы чорына республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы канунга тиешле үзгәрешләр бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында тикшерелде. Закон проекты Дәүләт Советы утырышында кабул ителгәннән һәм Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланганнан соң документ законлы көченә керәчәк.
"Коронавируска каршы көрәш һәм аның нәтиҗәләре икътисадый проблемалар белән бәйләнештә каралырга тиеш", - дип белдерде бүген Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партия Рәисе Дмитрий Медведевның сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм бизнес вәкилләре белән онлайн киңәшмәсеннән соң, партиядәшләре белән аралашканда. ВКС форматында узган киңәшмәдә партиянең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасында "Бердәм Россия" фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов, төбәк бүлекләре секретарьлары катнашты. Бердәмроссиялеләр эпидемия шартларында регионнарда "югары әзерлек режимы" йогынтысында бизнеска ярдәм итү чаралары турында фикер алыштылар.
Бүген Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте хисабы, республика закон проектлары, шулай ук Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары инициативалары каралды. 9 депутат утырыш эшендә дистанцион режимда катнашты.
Татарстан министрлыкларына һәм банкларына, коронавирус булу сәбәпле, эштән мәхрүм ителгән яшьләргә ярдәм итәргә тиеш. Бу хакта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы Айдар Сәгетдинов Татарстан Яшьләр парламентының онлайн-утырышында сөйләде.
Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда республика Хөкүмәтенең хисабы, сәнәгать сәясәте турындагы республика законнарына үзгәрешләр һәм ике федераль закон проекты каралды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.