Бюджетара трансфертлар бирү очраклары һәм шартлары тәгаенләнде

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 10:56

Дәүләт Советы депутатлары «Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» республика закон проектын карады. Документ федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Закон проекты белән Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына республика бюджетыннан бюджетара трансфертлар бирү очраклары билгеләнә.

Сүз мәҗбүри медицина иминиятенең база программасына кертелмәгән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү;  һава суднолары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган санитар-авиация эвакуациясе хезмәтләре күрсәтү; паллиатив медицина ярдәме күрсәтү; балалар шифаханәләре шартларында балаларны савыктыру чараларын гамәлгә ашыру; мәҗбүри медицина иминияте буенча идентификацияләнмәгән һәм иминләштерелмәгән гражданнарга мәҗбүри медицина иминияте буенча, мәҗбүри медицина иминияте базасы программасына керә торган авырулар буенча медицина ярдәме күрсәтү; аерым категориядәге гражданнарга теш протезлары һәм ишетү протезлары буенча хезмәтләр күрсәтү һәм башкалар турында сүз бара.

Депутатлар закон проектын беренче һәм өченче укылышта хуплады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International