Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе, 13:06

2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Фонд директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, 2021 елда керемнәр 59 млрд. 175 млн. 669 мең сум тәшкил итәчәк, чыгымнар - 59 млрд. 202 млн. 791 мең сум. Дефицит 27 млн. 122 мең сум тәшкил итәчәк.

«Фонд бюджеты керемнәренең төп өлешен Татарстан Республикасы территориясендә медицина иминиятен оештыруны финанс белән тәэмин итүгә Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан алына торган субвенцияләр тәшкил итә. Әлеге керемнәр  2021 елда ММИ территориаль программасын финанс белән тәэмин итүнең җан башына нормативлары үсеше исәбенә  2,6% ка арта, ягъни 2020 елда 12699,2 сум  булса 2021 елда 12 968,3 сум булачак, - дип аныклады депутат Геннадий Глушков, профильле комитет исеменнән чыгыш ясап.

Геннадий Глушков билгеләп үткәнчә, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты проектында медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакын тулы күләмдә арттыру каралган. ММИ база программасын гамәлгә ашыру, ягъни беренчел медицина-санитария ярдәмен, шул исәптән профилактик ярдәмне һәм диспансеризацияне, ашыгыч медицина ярдәмен, махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәмен дә кертеп, финанслар белән тәэмин ителә.

Узган ел белән чагыштырганда профилактик чараларның, шулай ук диагностика һәм лаборатория тикшеренүләренең нормативлары һәм бәясе арта. Чыгымнарның гомуми күләме 2020 елның расланган бюджетына 59,2 млрд. сум (үсеш 2,4%) күләмендә каралган.

2020-2022 елларга ММИ фонды бюджеты чыгымнары структурасында иң зур өлешне "Сәламәтлек саклау" бүлеге буенча чыгымнар тәшкил итә - 99,3%.

Закон проекты тарафыннан 2021 елга ММИ Фонды финанс чараларының нормалаштырылган иминият запасы күләме 4 199,8 млн. сум күләмендә билгеләнгән.

Закон проектына төзәтмәләр 7 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International