Бүген Дәүләт Советы утырышында Конституция суды турында республика законының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты каралды. Закон проекты Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктату механизмын ачыклый.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды.
Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының маяга калдырылган акчаларын коронавирус эпидемиясе чорында медицина оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкиннәр. Бүгенге утырышта «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» законга үзгәрешләр каралды. Закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм Президентка имзага җибәрелде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Бу нисбәттән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проектына төзәтмәләр таблицасы тәкъдим итте.
Бүген өч укылышта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында республика законының 17 статьясына һәм муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфалар йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты нигезендә керемнәр турында белешмәләр «ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән вакыттан да соңга калмыйча " бирелә дип билгеләнә. Элегрәк закон проектында “ел саен хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча" дигән норма бар иде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Республиканың Югары суды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм профиль комитеты тарафыннан хупланган судьялар бертавыштан сайланды.
Бүген парламент утырышында депутатлар югары әзерлек режимы, гадәттән тыш вәзгыять режимы, чикләү чаралары (карантин), гадәттән тыш яисә хәрби хәл чорларында парламентның даими эшләвен тәэмин итү максатларында Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертте.
Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының тугызынчы утырышы ачылды. Утырыш махсус җиһазландырылган алты залда (Дәүләт Советы һәм Министрлар Кабинеты утырышлары заллары, Мәдәният министрлыгының конференц-залы, Казан шәһәре мэриясенең зур залы, Чаллы шәһәре һәм Әлмәт районы башкарма комитетларының видеоконференцэлемтә заллары) видеоконференцэлемтә режимында уза.
Бүген КПРФ фракциясе утырышы видеоконференцэлемтә режимында узды, анда депутатлар Дәүләт Советы утырышы көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук Владимир Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар турында фикер алыштылар.