Бүген ТР Дәүләт Советы ТР торак законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кабул итте. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.
Бүген Дәүләт Советы утырышында җәмәгать судьялары турында республика законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде. Документ җәмәгать судьясы аппаратының кадрлар составын формалаштыру дәүләт граждан хезмәте турындагы законнарда каралган тәртиптә конкурс нигезендә дә, шулай ук конкурс уздырып тормыйча да керүне күздә тота. Хәзерге вакытта бары тик конкурс процедурасы гына каралган, хәтта хезмәткәр вакытлыча, мәсәлән, декрет ялына киткән хезмәткәрне алыштыру чорына гына килсә дә конкурс процедурасын узу кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2019 елдагы эше турындагы хисапны карадылар. Бу мәсьәлә буенча ТР Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов чыгыш ясады.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында коронавирус таралуга бәйле чикләү чараларын үтәмәгән өчен штраф күләмнәре расланды. ТР Дәүләт Советы депутатлары шул хакта закон проектын хуплады.
Бүген Дәүләт Советы утырышында Конституция суды турында республика законының 12 статьясына үзгәреш кертү турында закон проекты каралды. Закон проекты Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы вәкаләтләрен туктату механизмын ачыклый.
Бүген Дәүләт Советы утырышында «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты каралды.
Татарстан Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының маяга калдырылган акчаларын коронавирус эпидемиясе чорында медицина оешмаларына ярдәм итүгә юнәлдерергә мөмкиннәр. Бүгенге утырышта «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» законга үзгәрешләр каралды. Закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм Президентка имзага җибәрелде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Бу нисбәттән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев закон проектына төзәтмәләр таблицасы тәкъдим итте.
Бүген өч укылышта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында республика законының 17 статьясына һәм муниципаль вазыйфа йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфасын биләүне дәгъвалаучы гражданнар, муниципаль вазыйфалар йә контракт буенча җирле администрация башлыгы вазыйфаларын биләүче затлар тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләр тапшыру тәртибе турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Закон проекты нигезендә керемнәр турында белешмәләр «ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән вакыттан да соңга калмыйча " бирелә дип билгеләнә. Элегрәк закон проектында “ел саен хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча" дигән норма бар иде.
ТР Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2019 елдагы эшчәнлеге турында доклад ясады.