РФ Федераль Җыены Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм барлык депутатлар корпусына 27 нче апрельдә бәйрәм ителә тоган Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.
Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне истәлекле дата – 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. 114 ел элек нәкъ менә шушы көнне I чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы үз эшен башлап җибәрә. Җәмгыятьтәге төрле катлауларның мәнфәгатьләрен исәпкә алуга, сәяси вәкиллеккә, партияләр үсешенә таба беренче адым шул вакытта ясала.
Бүген, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 134 ел тулу уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Г.Тукай бакчасында шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасы парламентарийларын Бөек Милли Мәҗлеснең 100 еллыгы белән котлады. Татарстан парламенты башлыгы Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Шентопка хат юллады.
Бүген "Бердәм Россия” партиясе Генераль Советы Секретаре урынбасары Сергей Перминов һәм төбәк бүлекчәләре секретарьлары катнашында узган Бөтенроссия селектор киңәшмәсе кысаларында бердәмроссиялеләр коронавирус пандемиясе шартларында гражданнарга ярдәм итүнең яңа формалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар коронавирус инфекциясе таралудан килеп чыккан кризис күренешләреннән зыяннарны минимальләштерү буенча Татарстан Республикасында күрелә торган чаралар турында мәгълүмат тыңладылар. Докладны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2019 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре һәм әлеге оешмаларның эшчәнлеген камилләштерү буенча күрелә торган чаралар турында мәҗбүри гавами хисабы Дәүләт Советы утырышында каралды. Бу нисбәттән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.
Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың аерым закон актларына коммерцияле булмаган оешмалар белән идарә итүдә аерым категория вазыйфаи затларның катнашу тәртибен камилләштерү өлешендә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын карадылар. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бүген ТР Дәүләт Советы «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» Татарстан Республикасы Законының 6 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын карады һәм кабул итте. Аны Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев тәкъдим итте.
Бүген ТР Дәүләт Советы ТР торак законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кабул итте. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.