Җәмәгать судьялары сайланды

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе, 10:28

Парламент утырышында депутатлар кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау турындагы мәсьәләне карадылар. Җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин депутатларны комитетның уңай карары белән таныштырды.

Дәүләт Советы ТР җәмәгать судьялары итеп ун елга Диана Федотова (Бөгелмә суд районы буенча 1 нче суд участогына), Гөлназ Гыйлемханова (Чаллы шәһәре суд районы буенча 13 нче суд участогына), Ирина Бурханова (Чаллы шәһәре суд районы буенча 19 нчы суд участогына), Наталья Попова (Чаллы шәһәре суд районы буенча 20 нче суд участогына) сайландылар.

Шулай ук бер елга җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судьялар  Дания Галләмовага (Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе суд районы буенча 3 нче суд участогына) һәм Газинур Әхәтовка ( Чистай суд районы буенча 2 нче суд участогына) йөкләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International