Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
8
май, 2020 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин видеорежимда республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен җәмгыять зур корбаннар һәм чиксез газаплар бәрабәренә Бөек Җиңү яулаган һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга игътибарын юнәлтте. Парламентарийлар да үз округларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.  Моннан тыш, ветераннарга «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.  


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катнашучы Һидият Әхмәдуллинга "1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшырды. Һидият Әсхәдулла улы 1943 елдан Совет армиясендә хезмәт итә, Ерак Көнчыгыш фронтында була, Япония белән сугышта катнаша, озак вакытлар партия эшендә эшли, 138 нче Кама Тамагы округы буенча җиденче чакырылыш ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана (халык мәгарифе мәсьәләләре белән шөгыльләнә).


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүгенге көннән 12 майга кадәр РФ Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары чираттагы Кабул итү атнасында катнашачак. Татарстанлылар гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация алачак.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Беренче май бәйрәме озак еллар дәверендә табигатьнең яңаруы символына, хезмәткә тирән ихтирам билгесенә әйләнде. Ул – тынычлык, татулык һәм күпмилләтле халкыбызның бердәм максатка – имин һәм бәхетле тормышка ирешү өчен берләшүе бәйрәме. Ул аеруча рухи күтәренкелек бирә, яшәү һәм эшләү теләге уята.

Коронавирус пандемиясе округларда депутатлар эшенә үз төзәтмәләрен кертте. Бүген республика дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән парламентарийларның барлык көчләре вәзгыятьне тотрыкландыруга, инфекциянең социаль-икътисадый хәлгә йогынтысын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. Депутатлар шулай ук медицина оешмаларына һәм аз керемле гражданнарга, шул исәптән хәйрия оешмаларына да ярдәм күрсәтә.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар буенча алда торган мәсьәләләр һәм «Татарстан - яңа гасыр» хәрәкәтенең анда катнашуы  турында фикер алыштылар. Моннан тыш  бүген хәрәкәтнең чираттагы сигезенче съезды булачак көн билгеләнде. Съезд агымдагы елның июнь аенда узачак.


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында видеоконференция режимында «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды, анда парламентарийлар республиканың муниципаль берәмлекләрендә «Сугыш хатын-кыз йөзле була алмый...» социаль-гуманитар проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

“Үз мәктәбеңә запас гаджет бир” акциясе кысаларында мәктәп укучыларына 387 гаджет тапшырылган, югары уку йортлары ректорлары тарафыннан 122 планшет җибәрелгән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан аз керемле гаиләләрдән укучылар өчен 2000 ноутбук бирелгән. Депутатлар, мөмкинлекләреннән чыгып,  авыл мәктәпләрендә укучыларны да тәэмин итте, дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумы утырышында.


27
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы Секретаре Андрей Турчак һәм төбәк бүлекләре секретарьлары катнашында видеоконференцэлемтә режимында селектор киңәшмәсе булды. Анда партиядәшләр коронавирус инфекциясенә каршы көрәш чорында медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International