Муниципалитетлар җитәкчеләре урынбасарлары өчен семинар уздырылды

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе, 10:59

Бүген Дәүләт Советында муниципаль районнар җитәкчеләренең яңа сайланган урынбасарлары өчен семинар булды. Республика парламентының җирле үзидарә органнары белән җирле проблемаларны чишү юнәлешендә хезмәттәшлеге турында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин һәм Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Александр Тыгин сөйләделәр.

Лилия Маврина үз чыгышында Россия Конституциясенә кертелгән өстәмәләр нигезендә җирле хакимиятнең гаммәви хакимият системасына керүен билгеләп үтте. "Сезнең эш законнар һәм башка норматив-хокукый актлар белән бәйле, - диде ул. - Шуңа күрә барыгызга да республика парламенты белән тыгыз элемтәдә торырга туры киләчәк. Бу бигрәк тә Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты эшчәнлегенә кагыла".

Дәүләт Советы Секретаре әйтүенчә, муниципалитетлар аеруча мөһим җирле сорауларны хәл иткәндә үзләренең закон бирү инициативасына хокукларын файдаланырга тиеш.

Лилия Маврина шулай ук семинарда катнашучыларга Дәүләт Советы эшчәнлеге һәм аның составы, комитетлар һәм фракцияләр, сайлаучылар белән эшләү формалары турында сөйләде.

Парламент комитетлары җитәкчеләре район башлыкларының урынбасарларына законнардагы яңалыклар, җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре, җирле дәрәҗәдәге аеруча кискен проблемаларны чишү юллары турында тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Аннары муниципалитетлар вәкилләре өчен парлмаент үзәгендә экскурсия оештырылды, алар утырышлар залларын, Татарстанда парламентаризм тарихы музеен, китапханәне һәм матбугат үзәген карадылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International