Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов дистанцион режимда республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. парламентарий үзизоляцияләү чорында үткәрелгән чаралар турында сөйләде һәм бүгенге социаль-икътисадый вәзгыять турында  фикере белән уртаклашты.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татаррстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубын 20 еллыгы белән котлады. Парламент башлыгы клуб президенты Рәфкать Кантюковка котлау телеграммасы юллады.

 


9
май, 2020 ел
шимбә

Бүген Казанның Горький паркында Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат монументына чәчәкләр куелды. Тантаналы чарада Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре, Авторетроклуб-21 президенты Фәрит Мөхәммәтшин һәм клуб әгъзалары катнашты.

Бүген иртән, Бөек Җиңү көнендә, Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, парламент депутатлары, Казан мэриясе һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге вәкилләре, Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләре Архангельск зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил кешеләре истәлегенә куелган хәтер ташына чәчәкләр салдылар.


8
май, 2020 ел
җомга

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин видеорежимда республикада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен җәмгыять зур корбаннар һәм чиксез газаплар бәрабәренә Бөек Җиңү яулаган һәм безгә тыныч тормыш бүләк иткән ветераннарга игътибарын юнәлтте. Парламентарийлар да үз округларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш ветераннарының тол хатыннарын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.  Моннан тыш, ветераннарга «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды.  


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышында катнашучы Һидият Әхмәдуллинга "1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшырды. Һидият Әсхәдулла улы 1943 елдан Совет армиясендә хезмәт итә, Ерак Көнчыгыш фронтында була, Япония белән сугышта катнаша, озак вакытлар партия эшендә эшли, 138 нче Кама Тамагы округы буенча җиденче чакырылыш ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана (халык мәгарифе мәсьәләләре белән шөгыльләнә).


6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Бүгенге көннән 12 майга кадәр РФ Дәүләт Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары чираттагы Кабул итү атнасында катнашачак. Татарстанлылар гражданнарның хезмәткә хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация алачак.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Беренче май бәйрәме озак еллар дәверендә табигатьнең яңаруы символына, хезмәткә тирән ихтирам билгесенә әйләнде. Ул – тынычлык, татулык һәм күпмилләтле халкыбызның бердәм максатка – имин һәм бәхетле тормышка ирешү өчен берләшүе бәйрәме. Ул аеруча рухи күтәренкелек бирә, яшәү һәм эшләү теләге уята.

Коронавирус пандемиясе округларда депутатлар эшенә үз төзәтмәләрен кертте. Бүген республика дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән парламентарийларның барлык көчләре вәзгыятьне тотрыкландыруга, инфекциянең социаль-икътисадый хәлгә йогынтысын минимальләштерүгә юнәлдерелгән. Депутатлар шулай ук медицина оешмаларына һәм аз керемле гражданнарга, шул исәптән хәйрия оешмаларына да ярдәм күрсәтә.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International