Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Мамадыш муниципаль районының административ комиссиясе эшен хуплады

2020 елның 15 декабре, сишәмбе, 13:10

Бүген Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар кайбер суд участокларына җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны хупладылар һәм Мамадыш муниципаль районында җирле үзидарә органнарына ТР дәүләт вәкаләтләрен бирү турында ТР законнарын гамәлгә ашыруның барышы турындагы контроль мәсьәләне карадылар. Комитет утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Җәмәгать судьялары итеп сайлануга һәм җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруга кандидатларны ТР Югары суды Рәисе урынбасары Роман Гафаров тәкъдим итте.

Тәкъдим ителгән кандидатураларны карап, комитет Татарстан Республикасы Дәүләт Советына биш елга Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы итеп Булат Мөхәммәтшинны (Казан шәһәренең Вахитов суд районы буенча 6 нчы суд участогына) сайларга тәкъдим итте. Депутатлар Виктория Кузинаны (Казан шәһәренең Авиатөзелеш суд районы буенча 2 нче суд участогына), Люция Зәйниеваны (Аксубай суд районы буенча 2 нче суд участогына), Оксана Белованы (Зеленодольск суд районы буенча 8 нче суд участогына), Венера Хәлиуллинаны (Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 2 нче суд участогына), Наилә Вәгыйзованы (Чирмешән суд районы буенча 1 нче суд участогына) ун елга җәмәгать судьясы итеп сайларга, Казан шәһәренең Яңа Савин суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны бер елга отставкадагы судья Лилия Хисаметдинова өстенә йөкләргә тәкъдим итте.

Мамадыш муниципаль районында җирле үзидарә органнарына Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында Татарстан Республикасы законнарын гамәлгә ашыру барышы турындагы мәгълүмат белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Дәрҗәманов чыгыш ясады.

Нотыкчы сүзләренә караганда, 2020 елның 11 аенда районның административ комиссиясе тарафыннан административ хокук бозулар турында 167 эш каралган. Район кешеләре белән профилактик чаралар үткәрелә, нигездә, гражданнарны кабул итү вакытында. Моннан тыш, авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә авыл җирлекләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларны бетерү турында административ комиссиянең язма күрсәтмәләре бирелә. Агымдагы елның 11 аенда 73 профилактик чара уздырылган.

2020 елның 11 аенда Мамадыш муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең 24 утырышы үткәрелгән, аларда балигъ булмаганнарга карата 20 административ эш каралган. Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм бетерү максатларында комиссия тарафыннан кисәтү чараларын бозган балигъ булмаганнарга һәм аларның ата-аналарына карата 30 административ материал каралган.

2020 елның гыйнвар башына учетта 16 балигъ булмаган бала торган. 2020 елның 11 аенда 28 яшүсмер учеттан төшерелгән, 20 се исәпкә куелган.

2020 елның 30 ноябренә Балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиядә  профилактик исәптә 8 балигъ булмаган бала тора.

Районда социаль куркыныч хәлдәге балигъ булмаганнарга 7 җәмәгать тәрбиячесе беркетелгән, алардан  Балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиядә  алты бала исәптә тора.

2020 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 193 балигъ булмаган бала вакытлыча эшкә урнаштырылган.

Әлеге мәсьәлә буенча өстәмә мәгълүмат белән республика законнарын гамәлгә ашыруны тикшерү буенча эш төркеме җитәкчесе, парламент комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы эксперт комиссиясе рәисе Валентин Паймухин чыгыш ясады, алар районда административ комиссия эшчәнлеген һәм балигъ булмаганнар белән эшләүне оештыруда тулаем уңай динамиканы билгеләп үттеләр.

Комитет рәисе Шакир Яһудин мәсьәләне карауга нәтиҗә ясап, Мамадыш районының җирле үзидарә органнары игътибарын кануннарны гамәлгә ашырганда документлар әйләнешен кертүдә тәртип урнаштыру кирәклегенә юнәлтте. "Районның потенциалы бик зур, - диде ул. - Барлык ресурсларны эшкә җигәргә кирәк, шул исәптән җәмәгать эшлеклеләрен матди һәм мораль кызыксындыру чараларын куллануны активлаштырырга кирәк".

Депутатлар муниципаль район мәгълүматын игътибарга алдылар һәм киләсе елның дүртенче кварталында комитет тәкъдимнәрен үтәүне тыңларга карар кылдылар.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International