Татьяна Ларионова: «Кайнар линия - гражданнарны ишетү һәм проблемаларны системалы дәрәҗәдә бергәләп хәл итү юлларын табу мөмкинлеге ул»

2020 елның 20 октябре, сишәмбе, 15:43

Бүген Казанда, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә көн дәвамында хатын-кызларның хезмәтен, хезмәткә хокукларын һәм гарантияләрен саклау мәсьәләләре буенча “Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе эшләде. Депутатларга һәм тармак министрлыклары һәм ведомстволары белгечләренә консультацияләр алу һәм ярдәм сорап, республиканың 71 кешесе мөрәҗәгать итте. 

«Хатын-кыз игътибары» «кайнар линиясе» гадәттә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә оештырыла. “Кайнар линия - халыкны, сайлаучыларны ишетү мөмкинлеге ул, - дип саный “Мәрхәмәт-Милосердие” Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларның берләшмә җитәкчесе Татьяна Ларионова, - бу әле килеп туган мәсьәләләрне анализларга һәм министрлыклар һәм ведомстволардан хезмәттәшләр, җәмәгать оешмалары белән берлектә, кирәк булса, системалы дәрәҗәдә бергәләп хәл итү юлларын табу мөмкинлеге ул”.

Беренче сәгать барышында кайнар линиягә 48 мөрәҗәгать кергән. Татарстанлылар "больничный"да озак булу сәбәпле, кыскартудан һәм эштән китүдән куркулары турында шалтыраттылар, эшсезлеккә зарландылар, күп сораулар эшләүче хатын-кызларга социаль ярдәм чаралары, озак вакытка отпускларга җибәрү белән бәйле булды. "Инде кергән сорауларны анализлау предприятиеләрдә һәм оешмаларда пандемия чорында хезмәтне һәм сәламәтлекне саклау буенча мөрәҗәгатьләр барлыгын күрсәтә, - дип басым ясады Татьяна Ларионова, - мондый сорауларның өстәмә карауны һәм ведомствоара хезмәттәшлекне таләп итүе аңлашыла".

Аерым алганда, беренчеләрдән булып өч ай "больничныйда" булган хатын-кыз шалтыраткан һәм ул хәзер аны эштән чыгарырлар дип курка. "Аңлашыла ки, теләсә кайсы эш бирүче хезмәткәрләре үзләренең хезмәт йөкләмәләрен үтәсеннәр өчен кызыксына, әмма кануннар бу хатын-кызны да, мондый катлаулы хәлдә калган башка кешеләрне дә саклый, - дип сөйләде "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе, - бүген кергән күп кенә мәсьәләләр озакка сузылган пандемия аркасында булган тотрыксызлык белән аңлатыла. Әмма республика җитәкчелеге халыкка ярдәм итү өчен,  ничек кенә катлаулы булмасын, барысын да эшли".

Бүген авыл җирлегеннән шалтыратулар күп булды. "Билгеле, авылда яшәү шартлары ничек кенә булмасын шәһәрдән аерылып тора, - дип шәрехләде Татьяна Ларионова, - әмма, әйтергә кирәк, гамәлгә ашырылучы "президент программалары" нигездә авыл үсешенә юнәлдерелгән. ФАПлар ачабыз. Су белән тәэмин итү, юллар төзү һәм ремонтлау, урамнарны яктырту мәсьәләләре беренче чиратта районнарда хәл ителә. Ләкин бер сәгать эчендә барысын да хәл итеп булмаячак".

Бүген пенсия белән тәэмин итү, пенсия яшен арттыру мәсьәләләре буенча шактый сораулар килгән. "Икътисадый ситуацияне исәпкә алып эшсезлек барлыкка килә, кешеләр ни өчен пенсиягә чыгу өчен яшь кимүгә кире кайтмаска дип сорыйлар, - дип сөйләде парламентның депутат берләшмәсе башлыгы, - без беләбез, бу мәсьәлә, беренче чиратта, федераль дәрәҗәдә, шуңа күрә безнең хезмәттәшләребезгә - Дәүләт Думасына закон чыгаручыларга чыгарга планлаштырабыз. Бүген килгән сорауларның бер өлеше, шул исәптән, федераль парламентның түбән палатасына да юнәлдереләчәк. Иң мөһим мәсьәләләр безнең берләшмә депутат контроленә алыначак».

Еш кына татарстанлылар консультация сорап мөрәҗәгать итә. «Кешеләргә аңлатулар кирәк, - диде Татьяна Ларионова, - барлык документлар да республикабызның гади халкына барып җитми. Кайвакыт гражданин теге яки бу норматив документны дөрес аңлатамы, аның өстәмә хокуклары юкмы һәм үз проблемасын хәл итәргә мөмкинлекләре юкмы икәнлеген белергә тели".

Кайнар линия эшне 15 сәгатьтә төгәлләде. Бу вакыт эчендә, бер-берсен алыштырып, депутатлар һәм профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре шалтыратуларга җавап бирделәр, аңлаттылар, һөнәри консультацияләр бирделәр. Республика халкын “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат берләшмәсе әгъзалары - Татьяна Ларионова, Людмила Рыбакова, Светлана Захарова, Римма Ратникова, Светлана Вострикова, Альбина Насыйрова, Ләлә Кудермәтова, Алсу Нәбиева, Рүзилә Тимергалиева, Елена Кузьмичева, Ольга Воронова, Алсу Тарханова, Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, республика Прокуратурасы, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Казан шәһәре халкын эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре тыңлады һәм киңәшләрен бирде.

“Хатын-кыз игътибары” кайнар линиясе һәрвакыт республика халкы арасында зур кызыксыну уята, - дип басым ясады Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, нәтиҗә ясап, - барлык мөрәҗәгатьләрдән унөче эшкә алынды, калганнарына шунда ук  җаваплар бирелде. Кайнар линиягә хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да үз хатыннары исеменнән мөрәҗәгать иткән".

Елена Кузьмичева депутатлар берләшмәсе исеменнән хезмәттәшләренә актив эшләре өчен рәхмәт белдерде. Депутат шулай ук республиканың профсоюз хәрәкәте кайнар линия кысаларында күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүгә кушылачагын билгеләп үтте. Аерым алганда, сүз предприятиеләр һәм оешмаларның күмәк шартнамәләрендә язылган ташламалар һәм гарантияләр бирү мәсьәләләре турында бара.  

Шулай итеп, кызу линия тәмамланганнан соң, эш тукталмый. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International