КПРФ фракциясе әгъзалары республика бюджетына юллаган тәкъдимнәре турында сөйләделәр

2020 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе, 14:23

22 октябрьдә КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары өчен матбугат конференциясе уздырды. Коммунистларның бюджетка юллаган тәкъдимнәре һәм бюджет турындагы закон проектын тикшерүдә катнашулары турында журнналистларга фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Николай Атласов һәм Фадбир Сафин сөйләделәр.

Коммунист депутатларның 2021 елга республика бюджетын туплауда катнашуы турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов КПРФ фракциясе тәкъдимнәренә игътибарлы булган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтле булуын белдерде. Аерым алганда, Татарстан Президенты Казанда республика офтальмология үзәге төзү мәсьәләсен хәл иткән. "Безнең тарафтан барысы 43 тәкъдим кертелде, - диде фракция җитәкчесе. - Алар барысы да сайлаучыларның теләкләрен исәпкә ала. Шунысы куандыра, алты тәкъдимебез проектта чагылыш тапты".

Фракция әгъзасы Фадбир Сафин, бюджетны туплау вакытында дәүләтнең социаль йөкләмәләрен финанслауны тәэмин итү барлык парламентарийларның да бурычы булып кала, дип белдерде.

Матбугат конференциясе тәмамланганнан соң коммунист депутатлар республиканың Икътисад һәм Финанс министрлыклары вәкилләре белән очраштылар. Икътисад министры урынбасары Олег Пелевин һәм Финанс министры урынбасары Алла Анфимова белән әңгәмә барышында Хафиз Миргалимов, Николай Атласов һәм Александр Комисаров республика бюджетының күп кенә күрсәткечләре белән кызыксындылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International