Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов «Казан» агросәнәгать паркында булдылар. Марат Әхмәтов Россия парламенты түбән палатасы вице-спикерына республиканың авыл хуҗалыгы потенциалы турында сөйләде.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев эш визиты белән Казанга килде. Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Россия парламентының түбән палатасы вице-спикерын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов каршы алды.
Бүген Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Казанда Россия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Татарстанлылар торак мәсьәләләре, шулай ук татар музыка сәнгатен үстерү буенча тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстан Республикасыннан шефка алынган Рубежное шәһәренә (Луганск Халык Республикасы) чираттагы гуманитар йөк китерелде.Иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре, муниципаль берәмлекләр, коммерция секторы вәкилләре һәм республиканың битараф булмаган гражданнары катнашында оештырылган гуманитар йөкне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзалары озата бардылар.
Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул итте, республика муниципалитетларындагы социаль учреждениеләрдә булды һәм сайлаучылар белән очрашты.
Бүген Казан шәһәре Идел буе районының 150 нче мәктәбе укытучылары һәм педагоглары Татарстан Дәүләт Советында булды. Экскурсия «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресе – 2026 кысаларында Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров тәкъдиме белән оештырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Казан дәүләт медицина университетының «Социаль эш» юнәлеше буенча белем алучы 1-3 курс студентлары булды. Студентлар һәм педагоглар белән Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов очрашты.
РФ ФС Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышы каршындагы Яшьләр советы Россия төбәкләрендә яшәүчеләрне, иҗтимагый һәм яшьләр оешмаларын «Хәтерлибез һәм горурланабыз: безнең Бөек Җиңү» халыкара проектында катнашырга чакыра. Проект яшьләр арасында тарихи дөреслекне саклауга һәм патриотик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.
Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар!
2014 елның 18 марты Россия дәүләте яңа тарихының елъязмасына чын батырлык һәм халык хакимияте үрнәге, тарихи гаделлек тантанасы булып мәңгегә язылды. Унике ел элек Кырым ярымутравы һәм герой-шәһәр Севастополь халкы уртак язмыш, күпгасырлык мәдәният һәм рухи тамырлар берләштергән Россия белән бергә булу юлын аңлы, ирекле һәм ныклы рәвештә сайлады.
«Кеше - чор, гаять зур тормыш һәм һөнәри тәҗрибәсе булган үрнәк җитәкче. Сайлаучылар берсүзсез ышана торган чын патриот. 30 елдан артык парламентны җитәкләгән һәм аның эшен кабул ителгән һәр карар якташларына файда китерерлек итеп оештырган акыллы сәясәтче», – Киров өлкәсе Закон чыгару Җыелышы Рәисе Роман Береснев Фәрит Мөхәммәтшинның бүген парламент утырышында кабул ителгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарын шулай дип шәрехләде.