Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
19
сентябрь, 2025 ел
җомга

Роман Шәйхетдинов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләнү өчен килештерелде. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән республика Премьер-министры урынбасарлары кандидатураларын килештерделәр.

Бүген Дәүләт Советы утырышында парламентарийлар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Ләйлә Фазлыева кандидатурасын республика Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләү өчен килештерделәр. Вазыйфаны биләүгә кандидатны ТР Премьер-министры Алексей Песошин тәкъдим итте.

Рөстәм Нигъмәтуллин кандидатурасы республика Премьер-министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләү өчен килештерелгән. Мондый карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унөченче утырышы 25 сентябрьдә сәгать унда парламентның утырышлар залында узачак. Мондый карар бүген Дәүләт Советы Президиумы утырышында кабул ителде. Президиумның 16 сентябрьдә кабул ителгән 13 нче һәм 14 нче утырышларны чакыру турындагы карарлары үз көчен югалткан дип танылды.

Татарстан Дәүләт Советы Татарстан Премьер-министры вазыйфасына билгеләү өчен Алексей Песошин кандидатурасын килештерде. Мондый карар бүген Дәүләт Советының уникенче утырышында кабул ителде.

Бүген сәгать икедә җиденче чакырылыш Дәүләт Советының уникенче утырышы ачылды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү булачак.

Республика Премьер-министры вазыйфасына Алексей Песошин кандидатурасы бүген Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетларының уртак утырышында хупланды. Бүген парламентарийлар аның урынбасарлары кандидатураларын килештерделәр. Ринат Садыйков шулай ук профильле комитетлар әгъзалары тарафыннан республика вице-премьеры вазыйфасына килештерү өчен тәкъдим ителде.

Бүген Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар, Мкътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше, Законлылык һәм хокук тәртибе, Социаль сәясәт комитетларының уртак утырышында Татарстан Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү мәсьәләләре каралды. Уртак утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов үткәрде.

Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы булды.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International