Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
18
сентябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе урынбасары Пэн Цинхуа белән очрашты. Очрашу  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узды. Парламентарийлар Россия белән Кытай арасындагы күпкырлы хезмәттәшлек, шул исәптән парламентара элемтәләр кысаларында төбәкара диалогны киңәйтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Казанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе урынбасары Пэн Цинхуа килде. Г.Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Пэн Цинхуа әфәндене Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Бүген Дәүләт Советының кече залында Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «яшь хезмәткәр мәктәбе» программасы буенча квалификация күтәрүче дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар узды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары, муниципалитетлары аппаратлары хезмәткәрләре белән Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина очрашты.


16
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы 19 сентябрьдә сәгать унда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак. Бүген парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Шул ук көнне Дәүләт Советының уникенче утырышы узачак, анда Татарстан Премьер-министры һәм аның урынбасарлары кандидатураларын килештерү планлаштырыла. Киләсе атнада, 25 сентябрьдә, Президиум карары нигезендә, шулай ук Дәүләт Советының  берьюлы ике утырышы узачак – сәгать унда унөченче утырыш кысаларында Татарстан Рәисе Дәүләт Советына еллык Юлламасын җиткерәчәк (утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак), сәгать уникедә парламентның утырышлар залында ундүртенче утырыш ачыла.

Бүген Мәскәүдә VIII чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасының көзге сессиясе ачылды. Видеоэлемтә режимында көзге сессиянең беренче утырышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.


14
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулар узган төбәкләрдәге партия бүлекчәләре белән киңәшмәдә катнашты. Видеоконференцэлемтә форматында узган  киңәшмәне «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Дмитрий Медведев үткәрде.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Бердәм тавыш бирү көнендә катнашты, Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда тавыш бирде. Ул Казанның 155 нче гимназиясендә урнашкан 243 нче сайлау участогында тавыш бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Дамир Нургалиев Татарстан Рәисен һәм республика җирле үзидарәсенең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда катнашты. Сайлау участогына ул гаиләсе белән килгән.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауда катнашты. Россия Герое Оренбург трактында урнашкан 136 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Бердәм тавыш бирү көнендә катнашып, Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлауларда катнашты. Дәүләт Советы Секретаре Казанның 27 нче гимназиясендә урнашкан 61 нче участогында үз тавышын бирде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International