Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең депутат берләшмәсе булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясенең эше фракция әгъзаларының – депутатларның эшчәнлеген координацияләүгә, закон чыгару инициативаларын әзерләүгә һәм хуплауга, әһәмиятле иҗтимагый-сәяси чараларда, Партия һәм Партиянең Татарстан региональ бүлеге алып барган агитация-пропаганда эшендә, Партия проектларын, дәүләт республика программаларын, илкүләм һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруда катнашуга юнәлдерелгән.
Фракция депутатлары профильле комитетларда, эшче төркемнәрдә актив эшлиләр, «түгәрәк өстәлләрдә», парламент тыңлауларында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы оештырган башка чараларда катнашалар.
Партиянең җитәкче органнары һәм Татарстан региональ бүлеге җитәкче органнары планнары һәм карарлары нигезендә фракция әгъзалары Татарстан региональ бүлегенең барлык дәрәҗәдәге сайлауларны әзерләү һәм үткәрү буенча оештырган чараларында катнашалар.
Депутатлар эшчәнлегендә иң мөһим урынны сайлаучылар белән эшләү алып тора. Фракция эшчәнлегендә сайлау кампанияләре вакытында сайлаучылардан алынган наказларны гамәлгә ашыруга аеруча игътибар бирелә. Фракция утырышларында даими рәвештә фракция әгъзаларының иҗтимагый кабул итү бүлмәләрендәге, округлардагы һәм үзләренә беркетелгән районнардагы эшчәнлеге, аларның «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләре белән хезмәттәшлеге карала.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе җитәкчесе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Единая Россия» фракциясе җитәкчесе урынбасары