Яңалыклар

Датасы буенча тикшерү
4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында «Татарстан Республикасында социаль объектларны террорчылыктан саклау проблемалары турында» түгәрәк өстәл утырышы узды, аны уздыру инициативасы белән КПРФ фракциясе әгъзалары чыккан иде. Киңәйтелгән утырышта КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Мигралимов, КПРФ фракциясе әгъзасы, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты әгъзасы Александр Комисаров, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Бүген Казанда «Бердәм Россия»дән тугызынчы чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим итү өчен кандидатлар буенча алдан тавыш бирү буенча төбәк оештыру комитетының беренче утырышы узды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, партиянең төбәк бүлек Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов үткәргән утырышта Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Дәүләт Советы депутатлары Геннадий Глушков һәм Руслан Шиһабетдинов катнашты.


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Гражданнарның сораулары идарәче компания эшчәнлегенә, шулай ук транспорт бирүдә ярдәм күрсәтүгә кагылды.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КНИТУ (КАИ) техник көллияте укучылары белән очрашты. Очрашу «Персона» проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында узды. Казан авиация заводының самолет җыюның сыйфатын контрольдә тотуның легендар инженеры, 60 елдан артык авиация тармагында эшләгән Владимир Чижиков бүген проектның кунагы иде.


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

Дәүләт Советының унсигезенче утырышында кабул ителгән яңа республика законнары үз көченә керә. Аерым алганда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга социаль ярдәм чаралары киңәйтелә, пассажирларны җиңел таксида йөртү кагыйдәләре, инвалидларны максатчан укытуны һәм эшкә урнаштыруны оештыру тәртибе төгәлләштерелә. Моннан тыш, үзгәрешләр авыл хуҗалыгы җирләрен башка категорияләргә күчерү тәртибенә дә кагыла. Тулырак – безнең  «Закон үз көченә керде» даими рубрикасында.

16 февральдән 28 февральгә кадәр барлык мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә Дәүләт Советы, шәһәр һәм район советлары депутатлары катнашында «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресләре узды. Быел парламент дәресе Татарстанда игълан ителгән хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.


27
февраль, 2026 ел
җомга

Бүген Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» ГАҖ мәйданчыгында «Татарстан-Яңа гасыр» депутатлар төркеменең күчмә утырышы узды, анда республиканың сәнәгать предприятиеләрендә студентларның хезмәт отрядлары эше өчен шартлар тудыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумы утырышында федерациянең 2025 елгы эшенә йомгаклар каралды, ул бүген Казанда волейбол үзәгендә узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Татарстанда балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү юнәлешләре буенча фикер алышуда шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренерлар һәм спортчылар катнашты.

Бүген Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды, анда ул район Советының хисап сессиясендә катнашты. Муниципаль депутатлар узган елгы эшкә йомгак ясадылар, шулай ук киләсе елга планнар турында фикер алыштылар.

Бүген Дәүләт Советында «Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының социаль-хезмәт хокуклары һәм һәлак булган Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү: чакырулар һәм карарлар» дип аталган түгәрәк өстәленең күчмә утырышы узды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов катнашты.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International