Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2021» кысаларында узган бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 30 апреле, җомга, 13:21

Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2021» кысаларында узган балалар рәсемнәре, инша һәм эсселарның республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

2009 елдан ТР Дәүләт Советы инициативасы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты катнашында тормышка ашырыла торган «Парламент дәресе» проекты мәгариф даирәсендә зур кызыксыну уята, шул исәптән әлеге масштаблы чараны оештыруның яңа формалары аркасында, дип басым ясады парламент җитәкчесе.

Аның әйтүенчә, парламент дәресләрендә төрле дәрәҗәдәге депутатлар актив катнашалар, аларда алар республикада законнар чыгару эшчәнлеге турында җентекләп сөйлиләр. ТР Дәүләт Советы Рәисе Казанның Идел буе районындагы 6 нчы гимназиядә парламент дәресе уздыруда катнашкан иде. Быел проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде. Ул "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" дип аталды.

«Республикада 173 милләт вәкиле бер тату гаилә булып яши, үз телләрен, гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыра. Бөтен җәмгыять өчен мөһим булган әлеге теманы балалар иҗади хезмәтләрендә тулысынча ачып бирә алды», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Проект кысаларында ел саен укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсы уза. Быел эшләр 9 номинациядә тәкъдим ителде. Конкурсларның республика этабында 370 укучы катнашты, 80 нән артык укытучы методик эшләнмәләре тәкъдим ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин парламент дәресен үткәрү буенча педагогларга, укытучыларга, иң яхшы методик эшләнмәләр авторларына бүләкләр тапшырды.

Быел төрле телләрдә, шул исәптән татар телендә дә бик күп иҗади эшләр башкарылды, дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов. Ул үз проектларын татар телендә тәкъдим иткән җиңүчеләргә комиссия исеменнән бүләкләр тапшырды.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин билгеләп үткәнчә, парламент дәресләре республиканың 1-11 сыйныфларында узган. Ул проектны гамәлгә ашыруда ел саен актив катнашучы педагогларга рәхмәт белдерде. Министр башлангыч мәктәп укучылары арасында балалар рәсемнәре конкурсында иң яшь катнашучыларга бүләкләр тапшырды.

Дәүләт Советы депутаты, татар һәм рус телләрендә кануннар текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча парламент комиссиясе рәисе Римма Ратникова укучыларны, аларның ата-аналарын һәм педагогларын парламент дәресләрен оештыру һәм уздыру буенча эш төркеме исеменнән сәламләде.

"Бүген бу проект кына түгел, ә күп санлы кешеләр җәлеп ителгән тулы бер хәрәкәт. Парламент дәресләрендә катнашып, Дәүләт Советының корылышы, эше һәм депутатлар белән танышып, мәктәп укучылары кече сыйныфлардан ук сәяси тормышка җайлашалар, - дип билгеләп үтте ул һәм, мәктәп тәмамлаганнан соң, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты эшенә кушылырга мөмкин, дип өстәде. Соңыннан Римма Ратникова 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Туган телем” номинациясендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Парламент дәресе - 2021» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Дәүләт Советы депутатлары катнашты. Шулай итеп, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин 7-8 сыйныф укучылары арасында “Туган тел - халык мәдәниятенең тылсымлы көзгесе, милләтнең рухи байлыгы” номинациясендә иншалар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде; 7-9 сыйныф укучылары арасында «Без төрле, әмма без бергә» номинациясендә иншалар конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары үзләренең лаеклы бүләкләрен Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова кулыннан алды; «Туган телне, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклап калу - минем буын бурычы» номинациясендә 10-11 сыйныф укучылары арасында иң яхшы эсселар авторларына бүләкләрне Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тапшырды; Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев “Уртак йорт. Уртак эш. Уртак байлык» мәгълүмати видеороликлар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләде; Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев "Татарстан - уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, мәдәниятләр һәм телләр төрлелеге – республиканың төп байлыгы" индивидуаль мәктәп проектлары конкурсында иң яхшы җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International