Дәүләт Советы депутатлары Архангел зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

2021 елның 9 мае, якшәмбе, 09:33

Бүген иртән, Җиңү көнендә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан мэриясе вәкилләре, Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Архангел зиратында Азат итүче солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш вакытында Казан госпиталендә үлгән чит ил солдатларына куелган истәлек ташына чәчәкләр салдылар.

Бәйрәм тантанасында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм танк училищесы курсантлары, кадет мәктәпләре укучылары катнашты.

"Фронтта һәр гаиләдән кем дә булса һәлак булган, яки хәрби хәрәкәтләр тәмамлангач, хезмәт җиңүләрен якынайткан, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, чәчәкләр салу тантанасыннан соң журналистлар белән аралашып, - шулай ук минем  әтием дә,  хатынымның әтисе дә беренче көннән алып соңгы көнгә кадәр Бөек Ватан сугышында катнаштылар, бәхеткә, исән-сау әйләнеп кайттылар".

Республика парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 9 май алдыннан  алар җирләнгән урыннарга бару гаилә традициясенә әйләнгән, ул буыннан буынга тапшырыла. "Безнең  әти-әниләр кече ватаныбызда, Әлмәттә җирләнде, һәм безнең, Казанга күченгәннән соң да,  бер генә ел да зиратка бармый калганыбыз юк, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. - Һәр елны балалар, оныклар белән бергә барабыз. Бу ел да искәрмә булмады. Шушы көннәрдә әтием Хәйрулла Динкәй улы Мөхәммәтшин, хатынымның әтисе Әкрәм Хаҗи улы  Хуҗин каберенә чәчәкләр салдык, алар белән озак еллар бергә яшәп, кулга-кул тотынышып хезмәт иткән якташларым каберләрендә булдык. Бу традиция бездән балаларыбызга һәм оныкларыбызга мәңгегә саклап калу өчен тапшырыла.

 Бөек Ватан сугышы чорында җирләнүчеләрнең каберләре  Архангел зиратының үзәк өлешендә урнашкан. Чәчәкләр салу Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында узды. Тантанада РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, депутатлар  Хафиз Миргалимов, Ольга Воронова, Марат Галиев, Елена Кузьмичева һәм Александр Чубаров катнашты.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләре белән союздашлар ягында сугышкан һәм Казан госпитальләрендә яралардан вафат булган чит ил кешеләре истәлелегенә куелган истәлек ташына чәчәкләр салды. Хәзерге вакытта тарихчылар фикеренчә, Европа дәүләтләренең фашизмга каршы көрәштә гомерләрен биргән берничә мең гражданы турында сүз бара.

Архангел зиратында булганнан соң, республика парламенты җитәкчесе Җиңү паркында Бөек Җиңү һәм Җиңү парадында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләрен тантаналы рәвештә узу тантанасында катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International