Фәрит Мөхәммәтшин Россия Хөкүмәте хисабын карауда катнашты

2021 елның 12 мае, чәршәмбе, 15:08

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә булды, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы җитәкчелеге чакыруы буенча Россия парламентының түбән палатасы утырышында катнашты, анда Россия Хөкүмәтенең еллык хисабы буенча фикер алыштылар.

Парламентарийлар РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның докладын тыңладылар. Дәүләт Думасы депутатлары ике йөздән артык сорау әзерләгәннәр, аларның күбесе коронавирус пандемиясенең икътисади һәм социаль нәтиҗәләренә кагыла. Быел докладка әзерлек яңа форматта узган. Дума комитетларында профильле министрлар белән консультацияләр узган, ә апрель ахырында фракция лидерлары хөкүмәт башлыгы белән очрашкан. Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы утырышына Россия Закон чыгаручылар Советы Президиумы әгъзасы буларак чакырылды.

Утырыш алдыннан Дәүләт Советы Рәисе РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Фәрит Мөхәммәтшин Россия парламентының югары палатасы башлыгы белән федераль һәм төбәк законнарын гармонизацияләү проблемалары һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Казан гимназиясендәге фаҗига белән бәйле рәвештә республика халкына теләктәшлек күрсәткән өчен аңа рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Моннан тыш, бүген ТР Дәүләт Советы Рәисенең Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары белән берничә очрашуы узды. Фәрит Мөхәммәтшин коллегалары белән республиканың закон чыгару инициативаларын алга алып бару һәм Татарстанның федераль программаларда катнашу мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International