Айрат Зарипов Россия Халыклар йорты директоры белән очрашты

2021 елның 14 мае, җомга, 13:51

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Россия Халыклар йорты директоры Андрей Березин белән очрашты. Алар федераль учреждениенең Татарстан парламент комитеты белән хезмәттәшлеге перспективалары турында сөйләштеләр.

Очрашу башында Россия Халыклар йорты директоры Андрей Березин 175 нче Казан гимназиясендә булган фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстан халкының кайгысын уртаклашты. "Трагедия Россиянең барлык халкын тетрәндерде, - диде ул. - Мондый вакыйгалар кабатланмасын өчен барысын да эшләргә кирәк".

2020 елда төзелгән Милләтләр эшләре буенча агентлык планнары белән уртаклашып, Андрей Березин яңа федераль учреждениенең төп бурычы федераль үзәкнең һәм регионнарның милләтара тотрыклылыкны тәэмин итү буенча дәүләт һәм иҗтимагый структуралары эшчәнлеген координацияләү булуын билгеләде. "Безне Татарстанның диаспоралар белән эшне оештыруда үрнәк регион буларак бай тәҗрибәсе кызыксындыра, - диде ул. - Татарстан халыклары дуслыгы йорты, һич арттырусыз, республикада яшәүче халыкларның мәдәни традицияләрен һәм телләрен үстерү турында реаль кайгыртуның үрнәген күрсәтә".

Андрей Березин әйтүенчә, Россия халыклары йорты төбәк оешмаларына һәрьяклап методик, мәгълүмати һәм консультатив ярдәм күрсәтәчәк.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов парламент комитетының Татарстан халыклары дуслыгы йорты белән хезмәттәшлеге тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булуын белдерде. "Без хезмәттәшлек өчен Россия халыклары йорты рәвешендәге федераль мәйданчык барлыкка килүенә бик шат, - дип билгеләде ул. - Әлеге мәйданчык Россия халыкларының мәдәниятләрен якынайтуны киңәйтергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә мәдәни казанышлар, традицияләр, телләрне үстерү һәм саклау тәҗрибәсе белән активрак алмашырга кирәк".

Яклар шулай ук төбәкләрдә үткәрелә торган халык бәйрәмнәренең илнең милләтара бердәмлеген ныгытуга уңай йогынтысы турында фикер алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International